УНИКС баскетбол клубының тренеры вафат

Кичә, 12 августта, Казанның танылган баскетбол белгече — РСФСРның атказанган тренеры, халыкара категорияле судья Леонид Францевич Арсланов 86нчы яшендә вафат булды.

Ул 1935 елның 20 августында Якутскида туган, 1961 елда Казан педагогика институтының физик тәрбия һәм спорт факультетын тәмамлаган. СССР чемпионатлары (1965-1985), Бөтендөнья Универсиадасы (1973), Олимпия уеннары баскетбол матчларында (1980) хөкемдарлык итүдә катнашкан.

1961-1968 елларда Казанның Ленин районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өлкән тренер булып эшләгән, шуннан соң (1968-1970) Волгоград «Динамо»сы (1969 елда 1нче төркем командалары арасында СССР чемпионаты көмеш призеры), 1970-1978 елларда «Университет» командасы (1972 елда РСФСР Кубогы көмеш призеры) тренеры булган.

1964-1980 елларда ТАССР (1964-1965 елларда СССР беренчелекләре чемпионнары һәм призерлары), РСФСР (1965, 1967, 1972, 1976 һәм 1978 елларда Бөтенсоюз мәктәп укучылары Спартакиадалары чемпионнары һәм призерлары) яшүсмерләр җыелма командалары белән тренерлык эшенә җәлеп ителгән.

1978-1990 елларда Леонид Арсланов Казан дәүләт университетында укыта. 1990-1993 елларда УНИКС баскетбол клубының өлкән тренеры була.


Фикер өстәү