Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының икенче линиясенең төзелеш участогын карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының Ломжинская һәм Юлиус Фучик урамнары чатында төзелә торган икенче линия участогын карады.

Бу урында тоннель үткәрү комплексы, Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогында тоннель казуны төгәлләп, җир өстенә чыкты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу «Зилант» станциясе булачак. Бу «Зилант», «Академическая», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм дүртенчесе — «Тулпар», — дип сөйләде Татарстан Президентына эшнең барышы турында «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Казметрострой» хезмәткәрләре белән аралашты. Аны Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.


Фикер өстәү