Алтын куллы Рәсим Закиров: Без мәктәптән инде балта-пычкы тотарга өйрәнеп чыктык

Гадәттә без күп нәрсәне вакыт юклыкка сылтыйбыз. Күңел иткән кеше чарасын да, вакытын да таба. Монысын да беләбез. Балтач районының Иске Салавыч авылында яшәүче Рәсим Закировның кул эшләре белән танышкач, моның шулай икәненә тагын бер кат инанасың.

2015 елда үзеннән-үзе агачтан чокып, әйберләр ясый башлый ул. Әлегәчә төп сәбәпнең нәрсәдә булуын аңлатып бирә алмый. Башта агач эшкәртә торган станоклар сатып ала, аннан үзе күптөрле җайланмалар ясый. Иң беренче итеп… Татарстан гербын ясый. Матур килеп чыга. Аннан уртасына сәгать тә урнаштырып, Рәсәй гербын чокый. Менә шуннан китә инде. Бүген аларның өендә нинди генә үзенчәлекле сәгатьләр, барометр, өстәл-стена лампалары, шкатулка, сурәтләр юк. Стена сәгатьләре арасында агачта үсә торган гөмбәдән (ку) һәм агач төбеннән ясалганы бигрәк тә үзенчәлекле килеп чыккан. Беренчесен сораучылар да шактый булган, тик мондый гөмбә сирәк табыш, сатмый Рәсим. Гомумән, бу әйберләрне ул сату өчен дип эшләми. Авылда аларны кем алсын, кемгә кирәк дигән фикер белән килешкән дип әйтимме, юкса һәр ясаган әйберсе үзенчәлекле. Бәлки әле вакыты җитмәгәндер, интернетны «эшкә җиккәндә», миңа калса, Рәсимнең иҗат җимешләрен сораучылар шактый булачак. Эксклюзив әйберләрне, бигрәк тә табигый агачтан ясалганнарны бәяләүчеләр, әлбәттә, табылачак. Әлегә ул  аерым заказлар булганда гына эшләп сата, калганын күңеле кушканга, үзе өчен ясый.

Күп еллар хуҗалыкта төзелеш остаханәсендә эшли Рәсим. Монда эшләүчеләр гомер-гомергә алтын куллы, һөнәрле булды.

– Мин безне хезмәт дәресеннән укыткан Рамазан абый Фәрзиевкә бик рәхмәтле, – ди Рәсим. – Коралга, агач эшенә мәхәббәтне ул безгә мәктәптә үк уятты. Үз кулыбыз белән агачтан урындык ясаган идек. Без мәктәптән инде балта-пычкы, башка кораллар тотарга, алар белән эшләргә өйрәнеп чыктык… Кызыксыну дигәне дә, бәлки, шул чакта башлангандыр…

Әлеге «кызыксыну»ларның нәтиҗәсе бик күркәм. Нәрсәгә тотынса, шуны булдырып ясаган Рәсим. Фантазиясе дә бай. Мисалга шкатулкаларын гына алыйк: алар берсеннән-берсе кызыклы, гади йозактан алып, рояль формасындагысы да бар. Өстәл лампалары арасында да боҗралардан торганы да, чәй бокалы формасындагысы да бар. Аның коллекциясендә гади тузганак чәчәгеннән башлап, оясыннан башын сузган йомран, чыпчык, очарга талпынучы кыр үрдәкләре, җәнлек-хайваннар… – барысына да урын табылган. Табигатькә гашыйк авыл егете аларны рәссамнарча төгәллек белән агачка уя. Төрле маркадагы машина-тракторлар, танклар – болары да чын техникаларның мини күчермәләре кебек, бик матур, пөхтә килеп чыккан.

Рәсимнең остаханәсе дә иҗат җимешләре белән тулы. Иртә яздан кыш башына кадәр (әле җылырак көннәрдә кышын да) аз гына буш вакыты булды исә, шунда мәш килә, хыяллана, балачак хыялларын чынга ашыра ул. Сөям, усак агачларын кисә, юына, эшкәртә, чокый, буйый, лаклый… Аның кулында барысы да сәнгать әсәренә әйләнә. Районда үткән кул эшләнмәләре бәйгесендә яулаган җиңүләре дә – моңа бер дәлил.

Гөлсинә Хәбибуллина 


Фикер өстәү