Вахит кызы Иделия Сәмигуллина: “Блогер буласым килә”

Инстаграммда бер кечкенә кыз лоторея сатып бозау уйната. Берне генә түгел, икене әле! Мин бу баланы читтән күзәтергә булдым. Бозау уйнатасы көнне кыз бөтен катнашучыны туры эфирга чакырды. Ә анда бар да күренә. Кызның әнисе телефонга төшереп тора булса кирәк. Әтисе лоторея билетларын бөкли, энесе күзен йомып бер билет алырга әзерләнеп тора. Беренче генә бүләк уйнатмыйлар, ахры дим. Озак та үтми, ак бозауга да, карасына да ия табылды. Кечкенә кыз үзенең осталыгы, үткенлеге белән күңелгә кереп калды. Мин аны эзләп таптым.

– Без Вахит авылында яшибез. Өченче сыйныфта укыйм. Әнием – өйдә генә тора, әтием ерак юлларга йөрүче шофер. Минем тагын ике энем бар. Иң кечкенәсенә бер ай да юк әле, – ди Иделия. – Бик тә блогер буласым килә. Яңа ел алдыннан инстаграммда үз битемне ачтым. Башкаларны күзәтергә яратам. Күп кеше бүләк уйната. Мин дә бу хакта әти-әниемә җиткердем. Алар бик теләп риза булды. Лоторея билетларын алучылар күп. 100 не генә сатам дисәм дә, миңа да кирәк дип сораучылар бар. Аннары санын арттырам инде.

Әле менә бозауларны уйнатканда бер билетны 150 сумга саткан. Бозау бәяләреннән канәгать калганнар. Кемгәдер сатып җибәрсәң, арзанракка китәр иде, ди кыз.

– Мин бик тә авылыбызның матур җирләрен күрсәтергә яратам. Әгәр блогер булып китсәм, кешеләргә авыл тормышын күрсәтеп йөрер идем. Чишмәләр тавышын, аларның акканын, җәен җиләкләр пешкән вакытны, кич капка төбендә утыручы әбиләрне инстаграммга төшерәсе килә. Мәктәп тормышын да күрсәтер идем. Әмма бездә укырга телефон белән йөрмиләр. Шуңа да дусларымны төшермим, – ди Иделия.

Кызчык “Ватаным Татарстан”ның туган көнендә туган. Тиздән аңа 10 яшь була икән. Кечкенә булса да, төш кенә ул. Иделия – әнисенең уң кулы. Рәсем ясарга ярата, бии, шахмат, театр түгәрәгенә йөри. Үскәч кем буласын да белә инде – парикмахер булырга һәм маникюр ясарга җыена.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү