Үзенчәлекле мич ясаган Шамил Закиров: «Авылларга да алып китәләр»

Бүген тирә-юнебездә шулкадәр үзенчәлекле, фантазиягә бай кешеләр яши. Һөнәрле, әллә ниләр ясарга сәләтлеләр дә күп. Сокланмас җирдән соклана торган. Беркөн күрше Салавыч мәчетенең 25 еллык бәйрәменә чыккач, мәдәният йорты каршында коймак пешерүчеләр игътибарны җәлеп итте.

Җиңел машина прицебына утыртылган мичтә утын яна, торбасыннан төтен чыга, Салавыч лицее укытучысы Гөлсинә Латыйпова, тирләп-пешеп, мич каршында коймак пешерә. Аптырап килеп караучылар бер мин генә түгел. Мич каршына басып, фотога төшүчеләр дә бар. Баксаң, бу мич шушы авыл егете, бүген Кариле авылында гомер итүче Шамил абый Закировның иҗат җимеше икән.

Шамил абый – районда танылган мичче (балта остасы, калайчы да, күп төрле һөнәр иясе). «Бала чакта авылыбызда данлыклы мичче Ибраһим абый Насыйбуллин бар иде. Алар әти белән бик дус булды. Шуңа күрә мин дә Ибраһим абый янында күп чуалдым, аның кебек мич чыгаручы булам дип йөрдем», – ди ул, бу һөнәр белән ничек кызыксына башлавын искә алып.

Тирәсендә чуалып кына калмаган, бөтенесен хәтеренә сеңдереп барган Шамил абый. Үсеп, буй җиткәч тә бала чакта күңеленә сеңеп калганнар онытылмаган. 1977 елда, шушы авыл чибәре Гөлфиягә өйләнергә җыенып йөргән чакта, тәвәккәлләп, үзләренә мунча миче чыгара. Аннан яшьтие Габделбәрләргә. Шуннан китә инде… Мунча миченнән башлаган егет тора-бара өй мичләренә тотына. Үткән еллар эчендә ничә мич чыгарганын да төгәл хәтерләми инде ул. Бер кешегә генә дә ничә төрле мич чыгарырга туры килә бит. Башта дүрт табалы зур авыл мичләре чыгарса, аннан газ керә башлагач, ике табалысына күчте халык. Аннан аларын сүтеп, газ юллыгы гына өйдерә башлады. Мунча мичләре дә әллә ничә төрлегә үзгәрде. Өйләрдә каминнар, ишегалларында берсеннән-берсе матур беседкаларда кирпечтән барбекюлар пәйда булды. Районда (һәм читтә дә) бик күпләрне үзенең хезмәт җимешләре белән куандыра Шамил абый. Алтын куллы оста әле үзе чыгарган һәр мичкә нинди дә булса үзгәреш кертеп, аларны үзенчәлекле дә, чыдам, куркынычсыз  итеп тә чыгарырга күнегә. Сөйләшергә ипле-җайлы булуы да роль уйныйдыр, бер аңардан мич чыгарткан кеше башка оста эзләп йөрми инде. Заказларның ниндиен генә үтәргә туры килми.

Бу коймак  мичен дә сорап эшләткәннәр. Район җитәкчелеге, оештырылган бәйрәмнәрдә бер бизәк булсын дип, шушындый мичкә заказ биргән. Калганы – Шамил абый фантазиясе.

– Башта прицепка  каркас җыйдым, аннан мич чыгардым, аны матурлап калайладык, тирә-ягына савыт-саба, әйберләр куярга, мич алдына таба куярга урыннар да ясадык. Пешергән кешегә уңайлык та кирәк бит,  – ди ул. – Әлегә берәү генә, инде райондагы берничә чарада пешерделәр, авылларга да алып китәләр. Мич коймагы тансык бит хәзер, кешенең шуңа исе китә.

Ис китмичә, карап торган кешегә кызык та, күңелле дә.

– Улларыгызны да мичче һөнәренә өйрәттегезме соң? – дип сорыйм Шамил абыйдан. Өйрәтмиме соң?! «Икесе дә сабый чактан ярдәмче булып йөрделәр, бөтен эшне дә өйрәнеп үстеләр, хәзер үземне өйрәтәләр инде, – ди ул, шаяртып. – Әле менә бергәләп, үзебезгә эшләр өчен кечкенә трактор да ясадык».

Үзе һөнәрле булу – бер нәрсә, улларын да тормыш итәргә кирәкле бөтен һөнәргә өйрәтә алу – мөгаен, әти кеше өчен икеләтә сөенечтер…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү