Һәлак булган Илнур Сибгатуллин турында: «Ул чын десантчы, яхшы командир иде»

Бүген Түбән Кама районы халкы якташы – 30 яшендә Украинада барган хәрби хәрәкәттә батырларча һәлак булган гвардия сержанты Илнур Фәнис улы Сибгатуллин белән мәңгелеккә хушлашты.

Саубуллашу мәрәсиме шәһәрнең Җиңү монументы мәйданында узды. Митингта Илнурның якыннары, дуслары, туганнары, шәһәр, предприятиеләр җитәкчеләре, үзе укыган гимназия укытучылары, шәһәр халкы катнашты.

– Илнур – Ватаныбызның лаеклы улы. Ул соңгы сулышынача биргән антына тугры калып, яшь буынга батырлык, ныклык, ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтте. Түбәнкамалылар күңеленә ул шулай кереп калыр, – диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.

Подполковник Михаил Давыдов Һава десанты гаскәрләре командованиесе исеменнән Илнурның туганнарының кайгысын уртаклашты. “Ул чын десантчы иде. Хезмәттәшләре өчен үрнәк булды. Яхшы командир иде. Моны хәрби хәрәкәтләрдә бер тапкыр гына расламады. Үткәннәрне кире кайтарып булмый. Илнурны югалту ачысы да йөрәкләрдә озак сакланыр. Түбән Кама герой улының якты истәлеген мәңгеләштерер дип уйлыйм, — диде ул.

Илнур Сибгатуллин мөселман зиратының Геройлар аллеясында җирләнде.

Нурисә Габдуллина


Фикер өстәү