Түбән Камада Җиңү монументы мәйданчагына йөзләрчә кеше Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган сержант-контрактник Илнур Сибгатуллин белән хушлашырга килде.
Солдатның мәете белән махсус самолет Ростов-Дон шәһәреннән вакытында очып китә алмаган. Шуңа күрә очкыч Түбән Камага көндезге сәгать берләр тирәсендә генә төшкән.
Илнур Сибгатуллин мөселман зиратында Геройлар аллеясендә җирләнә.