Украинада һәлак булган Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллин белән хушлашу вакыты күчерелә.
«Җирләү вакыты кичектерелү, мәетне алып кайтучы бортның очып китә алмавы белән бәйле. Мәрхүм белән хушлашу 14.30 сәгатьтә башлана», – дип хәбәр итте Түбән Камадагы районы администрациясе матбугат хезмәте.
Солдатны мөселман зиратында Геройлар аллеясендә җирләячәкләр.
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илнур Сибгатуллин вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашкан иде.