Егет махсус хәрби операция вакытында һәлак булган.
Украинада һәлак булган Түбән Кама егете – 30 яшьлек Илнур Сибгатуллин белән хушлашу 2 мартта 10.00 сәгатьтә Җиңү монументы мәйданчыгында үткәреләчәк. Солдат мөселман зиратында Геройлар аллеясында җирләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез: контракт буенча хезмәт иткән Илнур Сибгатуллин 26 февраль көнне Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган.