Булат Бәйрәмов: «Горурлыгы белән җәлеп итте»

Язга аяк бастык. Гүзәллек, мәхәббәт һәм җылылык бәйрәменә кадәр аз гына вакыт калып бара. 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары белән танылган гүзәл затларыбыз турында сөйләштек.

Булат Бәйрәмов: 

– Һәр егет өчен идеаль хатын-кыз образы – ул әниседер, миңа калса. Минем әни – бик итагатьле, акыллы, ипле, пөхтә, уңган. Башымда менә шундый образ булгандыр. Ләкин яшь чакта образга түгел, кешегә гашыйк буласың бит. Ләйсән белән тәүге тапкыр университетка укырга кергәндә очраштык. Башка кызлар көлешеп, елмаешып йөрсә, ул янымнан горур гына, игътибар да итмичә узып китте. Менә шул ягы белән җәлеп итте дә инде. Билгеле, тышкы матурлыгы, җырлавына да шундук гашыйк булдым. Ул өлгер, җитез, бер эшкә тотынса, минутында эшләп ташларга ярата. Чисталыгы, уңганлыгы, артык күп сөйләшергә яратмавы белән дә әсир итте Ләйсән. Мәкерле, ялганчы, ялагай кешеләрне яратмый ул, үзе эчендәгесен турыдан әйтә. Бу сыйфатларын аеруча хөрмәт итәм. Ләйсән – искиткеч әни. Балаларыбызга тиешле тәрбия бирә. Аларга: «Әтиегездән рөхсәт сорагыз», – дип кенә тора, мине ир буларак бик хөрмәт итә. Туганнарым белән дә җылы мөнәсәбәттә ул.

Яшь чактагы хисләр – башка инде ул. Озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, шактый сынаулар аша узганнан соң ир белән хатын арасындагы мәхәббәт хисе ныгый гына ул.


Фикер өстәү