Бүләге бар, һәйкәле дә булырмы?

Укытучы булып туарга кирәк! Казан Кремлендә дәүләт бүләкләренә ия булган мөгаллимнәрнең күбесе әнә шулай диде. Халыкара укытучылар көне уңаеннан гомерен әлеге хезмәткә багышлап, уңышка ирешкән  укытучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды.

– Укытучы – иң дәрәҗәле һөнәрләренең берсе. Үзләренең шәхси  үрнәгендә алар киләчәккә нигез сала, – диде Рөстәм Миңнеханов. –  Илебезнең киләчәге: иртәгә оешма, хастаханә, балалар бакчасы, мәктәпләргә  кемнәр киләсе дә, илне кемнәр яклыйсы да нәкъ менә сезгә бәйле.  Бүген залда «алтын фонд»ыбыз – халык укытучылары, педагогик династия вәкилләре. Сезнең алга таба да үз һөнәрегезнең данлы традицияләрен саклавыгызга ышанам. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм.

Президент әйткәнчә, мәктәпләрдә үз фәненә мәхәббәт уяткан, яхшы белем биргән укытучылар күп. Моны нәтиҗәләр  күрсәтә. Узган уку елында 237 укучы бөтенроссия олимпиадалары призеры һәм җиңүчесе  булган. Өч укучы  математика һәм  химиядән халыкара олимпиадада җиңү яулаган. 2 меңнән артык укучы  мәктәпне медальгә тәмамлаган. Президент күптән түгел һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән һөнәри уку йортларында белем бирүче педагогларны да котлады.

Укытучыларның йөзләрендә үк зыялылык чагыла. Татарстан Мәгарифне үстерү институтының  татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова – укытучыларның остазы. Чарада аңа «Татарстанның халык укытучысы» исеме бирелде. Хезмәт юлын 1975 елда ук башлаган укытучы бу бүләкне көткәнме?

– Укытучыларның берсе дә хезмәтен дәрәҗә турында уйлап башламый торгандыр. Киресенчә, курку, дулкынлану белән башлый.  Бигрәк тә минем очракта бу шулай. Университетны тәмамлагач, Казан педагогия  училищесына укытырга киттем. Искиткеч педагоглардан торган коллектив иде ул. Шулар арасына килеп керү миңа җаваплылык та өстәгәндер.  Коллективтан шикләнү, курку да булды, мин бит әле ул дәрәҗәдә үк әзерлекле түгел. Хезмәттәшләремә гомер буе рәхмәтлемен, нәкъ менә алар миннән укытучы ясады. Сыйныфка журнал күтәреп керүдән башлап, дәрес уздыруның барлык этапларын өйрәттеләр, – дип искә алды ул беренче эш көннәрен.

Бүген  яшь укытучыларның мәктәптән китүенең бер сәбәбе – әти-әниләр белән уртак тел таба алмау. Ышанасызмы, Казандагы 170 нче мәктәпнең математика укытучы Ләйлә Гыйләлетдинованың үз гомерендә  беркайчан да алар белән бәхәскә кергәне, ызгышканы булмаган. Хезмәт стажы  да кечкенә түгел – 42 ел!

– Әллә миңа гына шундый яхшы әти-әниләр туры киләме – белмим. Без бик тату яшибез. Узган уку елында 11 нче сыйныф укучыларын чыгардым. Яшем шактый олы булса да, быелгы уку елында 5 нче сыйныфларны бирделәр. Алар белән дә яхшы эшлибез. Балалар үзгәрә, үзебез дә шуларга карап үзгәрәбез. Заман таләпләренә җавап бирергә тырышабыз, –ди йөзеннән иплелек бөркелгән мөгаллимә.

Әлки районының Югары Әлморза мәктәбендә кулибиннар тәрбияләүче Марс Нотфуллин турында газетабыз битләрендә еш язып торабыз. Бәйрәмдә ул  «Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә лаек булды.

– Бу көннәрдә  55 яшь тулды миңа. Шуның 33 елын мәктәптә эшлим. Балалар белән дәрестән тыш, трактор, автомобилен дә, катамаранын да ясыйбыз. Булган әйбердән генә җыю түгел, балалар аунап яткан металлардан да идея эзләп таба. Аларга тиз булсын. Кайчан озаккарак сузылса, эшләп бетмәгән килеш тә кабызып карыйсылар килә, – ди Марс Нотфуллин.  – Башта укытучы буласы килмәде минем. Колхоз кырларында тракторчылар җитмәгәч, аларны өйрәтергә техник-механикка укыган идем. Аннан инде халыкка белем бирү авыррак икәнен аңлап, мәктәпкә килдем. Үземнең беренче укытучы  Гөлфирә Абдулловна  мәктәпкә эшкә чакырган иде. Аңа бик теләп рәхмәт әйтәсем килә дә бит, тик ул мәрхүмә  инде.

Балык Бистәсе районыннан килгән Закировлар – Урматовлар гаиләсенең хезмәт стажы 700 елдан артык. Әлегә нәселдә укытучылар саны 30га җиткән. Бәйрәмгә алар арасыннан өч укытучы килгән иде. Алар 100 мең сумлык сертификат белән  бүләкләнде.

Рафыйк абый Закиров – Мәшләк мәктәбе директоры. Аның тормыш иптәше Ләйсән Закирова Котлы Бөкәш мәктәбендә башлангыч  сыйныфларны укыта.

– Укытучы эше йокларга ятканчыга кадәр бетми. Төштә дә  балаларны күрәбез, – ди Ләйсән Закирова.  – Әти-әниләрем укытучы булгач, аларга дәфтәр тикшерергә булыша идек. Бөтен апалар – укытучы, ике кызыбыз да безнең юлдан китте. Бармагыз, дисәк тә, бардылар. Бу безнең канга сеңгән.

Тантанадан соң Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның да фикерләрен белештек.

– Бу – бик зур бәйрәм. Укытучыларны   ай гына түгел,  ел буе котласаң да, бик аз әле. Укытучы –  илаһи бер  зат. Аңа бүген һәйкәл куярга вакыт җитте. Шундый һәйкәл булса, һәрбер бала, әти-әни шунда килеп, башын  иеп китәр иде, чөнки һәрберебезнең укытучысы бар. Укый-яза белмәгән сабыйлар булып мәктәпкә килеп, белем алып чыккан кешеләр без, – диде министр.

Министр белдергәнчә, хәзерге укытучы заман таләпләренә туры килә. Яшьләрне яшьләрчә тәрбиялиләр, өлкәннәргә өлкәннәрчә карыйлар.

– Яшь укытучыларны 1970–1980 нче  елларда  белем биргән мөгаллимнәр белән чагыштырып: «Без укытканда, алай түгел иде, хәзер бөтенләй үзгәрде, укытучының абруе төште», – диючеләр белән килешмим. Укытучының гына түгел, безнең илдә шәхеснең абруе төшү күзәтелә. Бар нәрсә үзгәргәндә, укытучы гына үзгәрми кала алмый. Шуңа карамастан, без укытучыларны хөрмәт итәбез, – диде Илсур Һадиуллин. – Бүген дәүләт бүләкләренә лаек булган мөгаллимнәрне Кремльдә Президентыбыз үзе кабул итеп, бүләк тапшырды. Аларга бәя биреп, рәхмәт әйтү ул бөтен педагогик хезмәткәрләргә рәхмәт әйтү белән бер. Безнең республикада 76 меңнән  артык  мәгариф хезмәткәре эшли. Системада исә 150 меңнән артык  хезмәткәр дигән сүз. Пешекчеләр, идән юучылар –  барысы бала тәрбияләү эшендә катнаша, шуңа күрә без барысын да котлыйбыз.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү