Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыйровны туган көне белән котлаган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровны туган көне белән котлаган. Бүген аңа 47 яшь тулган.

“Дала могшалла, беркат, ирс-аьтто хуьлийтийла хьан! Поздравляю, брат!” – дип котлаган Кадыйровны республика Рәисе үзенең телгерам-каналында.

Исегезгә төшерәбез: Рамзан Кадыйровның әтисе – 2000-2004 елларда Чечня башлыгы булган Әхмәт Кадыйров 2004 елның 9 маенда Грозный шәһәрендә террорчылык акты фаҗигасендә һәлак булды. Рамзан Кадыйров 2007 елдан бирле Чечнягә җитәкчелек итә. Төбәк җитәкчесе вазыйфасында озак эшләү буенча Россия субъектлары башлыклары арасында беренче урында тора.


Фикер өстәү