Махсус хәбри операциядә катнашучыларга ярдәм итүче Юрис абый: «Чималы булгач, эшләвенең бер авырлыгы юк аның»

Мамадышта яшәүче 63 яшьлек Юрис Шәкүров солдатларга ярдәм итүен дәвам итә. Шушы көннәрдә дүртенче мунчасын ясап бетереп җибәргән.

Юрис абыйның мунча ясаячагын белеп алган эшмәкәрләр барысы да ярдәм итәргә ашыга. Берәү дә каршы килми. Көнендә үк 30ар меңлек товар биреп җибәрүчеләр, каршысына очрап, акча бирүчеләр дә була. Кыскасы, мунчага кирәк яракны әзерләүчеләр дә, кадак-шөребен сатучылар да ярдәмгә ашыга. Юрис абый аларның барысына да рәхмәт укый.

– Чималы булгач, эшләвенең бер авырлыгы юк аның. Өч улым бар. Алар да әйдә булышабыз, әти дип кенә торалар. Калайларны бер-бергә куябыз, – Юрис абый.

Баштарак Шәкүровлар егетләргә сарык ите җибәрмәкче булалар. Янәсе, рәхәтләнеп ашасыннар әле. Аннары бу уйларыннан кире кайталар. Ит бозылырга да мөмкин бит. Андагы егетләр дә, ризык җитә, мунча булсын иде, дигәннәр.

– Ял көне дүртенче мунчаны Фәнил Гыйззәтуллин машинасына тагып алып та китте. Мин аны никадәр сорасалар, шуның хәтле ясап бирә алам, – ди ул. – Иң мөһиме – егетләр үз өйләрендәге мунчаларда юынсын иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү