Россия Герое әнисе Нәзирә Мәгасумова: «Бисмилла белән үстергән балам ул»

Ул көнне Нәзирә Мәгасумоваларның барлык якыннары, туганнары, дуслары, күршеләре телевизор алдына җыела. Тын да алмыйча Президент Владимир Путинның Мамадышта туып-үскән подполковник Ирек Мәгасумовка Россия Герое исемен биргәнен карыйлар. Барысы да бик горурлана. Әнисе Нәзирә апаның исә бу шатлыклы хәбәрдән күзләре яшьләнә. Кадерләп үстергән газиз баласының зур исемгә лаек булуына әле ул һаман да ышанып бетә алмый.

– Бердәнбер балам ул.  Әтисе бик иртә, 39 яшендә арабыздан китте. Ул чакта Иреккә 14 яшь иде. Әтисе үлсә дә, ятимлекне сизмәде. Минем әти-әнием улым өчен барысын да эшләделәр. Аеруча әти ир тәрбиясен бирде. Ирек әтисе белән миңа «мама», «папа» дип үсте. Ә менә әбисе белән бабасына әти һәм әни дип эндәште. Шулай өйрәнде инде. Үзе әйткәч, төзәтмәдек, – ди Нәзирә апа. – Әтием улым белән хәзер бик горурланыр иде. Хәрби юлны сайлагач та, бабасына, менә күрерсең, мин сиңа кызыл диплом алып кайтып күрсәтермен, дигән була. Улымның батырлыклары күп аның. Орден-медальләре дә җитәрлек. Президент тәбрикләгәннән соң зиратка әти белән әни янына кайтып килдем. Улымның уңышларын сөйләдем. Алар барысын да сизеп, күреп торалардыр.

Татарстан егетенә Россия Герое исеме бирелде

Нәзирә апа белән Ирекнең балачагын искә алабыз. Әнисенең ялгызы гына үстергәнен кечкенәдән аңлый ул. Авырлык китермәскә тырыша. Мәктәптә гел алдынгы була. Яхшы билгеләренә укый.

– Мин ата-аналар җыелышына бик зур горурлык белән бара идем. Улымның тәртибен дә, укуын да белеп торганга, укытучылар ни әйтер дип, бер дә борчылмадым. Мактыйлар иде аны. Ирек һәр җыелыштан соң, борчылып, ни әйттеләр, дияр иде. Анда җаваплылык хисе көчле булды. Бар да яхшы, диделәр. Тагын аз гына тырышырга куштылар, дияр идем. Ә ул һаман сораштыра. Молодец син, улым, дигәч кенә тынычлана иде, – дип сөйли Нәзирә апа. – Элек бит шалтыратып сөйләшергә телефоннар юк. Мин эштә, улым укуда. Без уйлаштык та өйдә бер дәфтәр ачтык. Мин һәр иртә анда улыма әйтәсе сүзләремне язып куям. Тамагыңа аша, дәресеңне хәзерлә, мәктәп киемен салып куй, уйнарга искеләрен ки, дим. Кайтуга дәфтәрне ачып карыйм. Улым каршы җавап язган. Мин кайттым, киемнәрем тәртиптә, эшләрне эшләдем, дәрес әзерләдем, урамда булам. Озак тормам, борчылма, кайтырмын», – дигән. Бер дә алдамый иде. Озак та үтмәс, улым йөгереп өйгә кайтыр иде.

Нәзирә апа улының бик тә төгәл, пөхтә, кешелекле һәм кушканны үтәп, эшен җиренә җиткереп эшләүче дип сөйләде. Шулай булмаса, ул бүгенге дәрәҗәгә менә алмас иде. Башта табиб булам дип йөргән егет, 11 нче сыйныфны тәмамлагач, хәрби юнәлеш буенча китәм, дигән. Әнисе каршы килмәгән. Дөрес, башта егет медицина комиссиясен үтә алмый. Әмма башка табибларга күренгәч, алар аны сау-сәламәт икәнен раслыйлар һәм ул Казан танк училищесына укырга керә. Беренче курсны тәмамлагач, Ерак Көнчыгышка – Благовещенскидагы Рокоссовский исемендәге хәрби училищега күчү теләген белдерә. Нәзирә апа улының бу адымын хуплый гына.

– Бар гомеремне шушы балама багышладым. Тагын кияүгә чыгуны уйлап та карамадым. Улым, укырга киткәндә, мине кочып алып, әнием, әгәр яхшы кеше очраса, син ялгыз калма, тормыш кор, дигән иде. Мин исә елап ук җибәрдем. Улым, син бар бит, мин берүзем генә түгел, дидем. Башка бу хакта сөйләшмәдек, – ди Нәзирә апа. – Улым еракта булса да, мин аның җылысын тоям. Ул матур сүзләрен кызганмый. Һәр сөйләшкән саен, мин сине яратам, әнием, ди. Аннары дәшми көтеп тора. Ни көткәнен беләм, мин дә сине яратам, дим. Хәзер инде без күбрәк телефон аша язышабыз гына. Анда да яратуын белдереп кенә тора.

Нәзирә апа улына әти дә, әни дә була. Яшерми, кырыс чаклары булгалый. Малай кешене башкача бөгеп буламы соң? Улы буй җиткәч, әнисе аннан кырыслыгы өчен гафу сорый. Шул чакта Иреге кочаклап ала да: «Менә шуның өчен рәхмәт, әнием», – ди.

– Улым бик тырышып укыды. Бабасына әйткән вәгъдәсендә торды. Училищены кызыл дипломга тәмамлады. Аннан соң ул Юргада хезмәт итте, шушында ук булачак хатыны Анна белән танышты. Оныгым Эмилиягә – 9 яшь, – ди герой әнисе. – Ирек баштарак татар кызлары белән дә очрашкалады. Әмма яры итеп Аннаны сайлады. Киленебез рус милләтеннән булса да, алтын бәясенә тиң кеше. Кодагыем бер дигән. Бер барганда, Ирек өчен борчылмагыз, ул миңа улым кебек, диде. Ана өчен бу сүзнең мәгънәсенең зурлыгын белсәгез иде сез! Йортлары чиста-пөхтә, өстәл тулы тәмле ризык. Кодагый гел пешереп тора. Өстәвенә табиб та әле. Мин аннан балам өчен сөенеп кайттым. Ирне ир итеп торучы хатынына рәхмәт.

Нәзирә апа улы гаиләсендә еш кунак икән. Килене, оныгы янына гел барып тора. Бер барганда, улының эш бүлмәсен күреп шакката. Андагы рәхмәт хаты, грамоталар, медальләрнең күплеген күреп, горурлана ул.

– Бер гади Нәзирә белән Илдус малае бит ул. Берәү дә арттан этмәгән, кулын сузмаган. Нинди көчле рухлы бала үстерә алганмын, дим! Бу бүләкләр тиктомалдан гына бирелми бит! Димәк, балам бар йөрәген биреп, җаны-тәне белән ватан өчен хезмәт итә, – ди Нәзирә апа.

Ирек Мәгасумовка – 35 яшь. Ул махсус хәрби операция башланган көннән бирле Ватан сагында. Башта ул үзенең кайдалыгын әнисенә әйтеп тормый. «Мин командировкага китәм. Элемтә булмаска мөмкин», – ди. Әмма ана йөрәген алдалап буламы соң? Шундук сизенә Нәзирә апа.

– Пенсиягә чыгарга да озак калмаган иде аңа. «Әллә бармыйсыңмы?» – дип тә карадым. Тик улымның сүзе бер булды: «Пенсиядә булсам да, мин монда ята алмас идем!» Иреккә күп тапкыр орденнар бирделәр. Нинди батырлыклар эшләгәне сер булып саклана. Миңа да әйтмиләр. Әмма улымның үз гомерен куркыныч астына куеп, башкаларны кайгыртканын беләм мин. Ул башкача эшли дә алмаячак, – ди Нәзирә апа.

Ирекнең әнисенең йортыннан кунак өзелми бу көннәрдә. Телефоны да тынып тормый. Ирекнең сыйныф җитәкчеләре, бергә укыган дуслары да, килеп, Нәзирә апаның сөенечен уртаклашкан. Ирек әлегә Мәскәүдә. Тиздән яңадан махсус хәрби операциягә керәчәк. Якыннарына Ирек белән видеоэлемтә аша сөйләшергә насыйп булган. «Герой исемен алу – минем генә түгел, янәшәмдә булган егетләрнең дә хезмәтенә бәя ул. Бар да яхшы булачак. Мамадышка җиңү белән махсус операция тәмамлангач кайтачакмын!» – дигән Ирек.

Мамадышта исә батырны көтәләр. Ул укыган беренче мәктәпкә мемориаль такта урнаштырачаклар. Шәһәрнең бер урамына герой исемен бирәчәкләр.

Нәзирә апаны район башлыгы Анатолий Иванов та котлаган. «Безнең өчен зур горурлык бу. Яшьләргә Ирек турында сөйләрбез, аны үрнәк итеп куярбыз. Бер генә теләк – якташыбыз исән-имин туган якларына кайтсын иде. Без аны көтәбез, – дигән башлык.

Нәзирә апа да улының шатлыклы хәбәр белән кайтуын көтә.

– Мин аны кечкенәдән «бисмилла» әйтеп үстердем. Ашатканда да, киемнәрен юганда да, үтүкләгәндә дә кабатладым, – ди Нәзирә апа.– Бервакыт өшкерүче әбигә алып барган идем, бу бит болай да бисмиллалы бала, диде. Әнә шул догаларым саклап йөртсә иде газиземне!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү