Марат Кәбиров: «Үзенең ни эзләгәнен, ни тапканын, нәрсә югалтканын бер адәм дә белми бугай хәзер»

Тукта әле, энем, алай димә әле. «Сыерың кайтмый калдымы әллә?» – дип көләргә ашыкма әле син. Үзең дә белеп торасың бит инде, мал тотарлык яшьтән узганмын. Яшьләр дә сыер асрарга бик атлыгып тормый хәзер. Шулай булгач, мин нишләп ул кадәр казганырга тиеш. Сыер эзләп чыкмадым, энем. Нәрсәдер эзлим эзләвен, тик нәрсә икәнен үзем генә аңлап җитә алмыйм. Хәтер юк бит хәзер. Баш та бик эшләми бугай. Башың эшләмәсә, аякларга көч төшә бит ул. Менә мин дә йөрим әле шулай…

Кара әле, син чишмә суы өчен акча бирмәдең бугай бит әле? Чокырын тазартып, ниндидер яңа аппарат алып куймакчылар икән. Шуның өчен өй башыннан акча җыялар. Кыйммәт дип, кирәкнең кыйммәте юк инде, энем. Менә мондый эссе җәйләрдә сусыз торып булмый бит. Эчәм-юынам дисәң дә, бакчага сибәм дисәң дә, шул кирәк. Яңгыры да юк бит, ичмасам. Шулай булгач, нихәл итәсең инде?! Мин бирдем. Мунчаны ныгытырга дип җыйган акчаның яртысын тоттырып җибәрдем. Су булмаса, мунчаның ни хәҗәте кала инде?!

Һаман ныгытмадыңмыни дип… Теге вакытта бит юлларны карау өчен акча җыйдылар капка башыннан. Язын-көзен урамга аяк басарлык та түгел иде, үзең беләсең ич, менә ком салып, тигезләп куйгач, Аллага шөкер булып калды. Шәһәр урамыннан йөргән кебек күкрәк киереп йөрибез. Мунча ныгытам дип, андый эштән читтә калып буламыни?! Мунчаны атнасына бер-ике генә ягып керәсең, ә урамга көн дә чыгабыз. Гомер булса, Ходай бирсә, җыелыр әле, дидем.

«Җыелдымы соң?» – дип… Җыелды, Аллага шөкер. Кирәк-яраклар алырга дип район үзәгенә барырга да уйлаган идем дә күперне дә карарга кирәк булып чыкты. Мин бит кибеткә гел шул күпер аша чыгып йөрим. Көн саен. Бәй, икмәге-сөте кирәк бит инде. Булса, башкасы да артмый. Рас шулай икән, бирми калып булмый. Бирдем. «Ярый әле төзелеш кирәк-яраклары алып, акчамны туздырмаганмын», – дип сөенә-сөенә бирдем. Үзебезнең авыл бит инде, үзебез карамасак, кем карасын?!

Аннан соң мәчеткә әйберләр алырга дип акча җыйдылар. Зиратка. Барысы да кирәк бит инде. Көрәге генә дә фәлән сум тора бит аның. Печәнен чабарга, агачларын кисеп торырга кирәк. Бер аягың җирдә, икенчесе гүрдә чагыңда чутлашып торып буламыни?! Теге чалгылы адәм килеп якаңнан алса, мунчаң да, чуртың да кирәкми. Шунда китәсең, үзең акча бирергә кызганган зиратка. Алай булмаган хәлдә дә үз өлешеңне кертергә кирәк. Ата-аналарыбыз, әби-бабаларыбыз шунда ята ич. Барыбыз да шунда кайтачакбыз. Әнә, Капкорсак Зарифның улы Комак Гарифне дә шунда кайтарып күмделәр. Шәһәрдә әллә ничә катлы йортлары, дачалары, тагын әллә нәрсәләре бар икән, бик бай икән, дип сөйлиләр иде. Булса булгандыр, тик мөлкәтенең сукыр бер тиене дә әйләнеп кайтмады. Шулай булгач, мунча ныгытасы бар, дип саранланып ятып буламыни?!

Аннан соң, энем, мәктәп түбәсеннән дә су үтә иде бит. Аңа да җыйдык инде. Бәй, мәктәп бит ул! Ул бит безнең балаларны аң-белемгә өйрәтә торган урын. «Яңадан төзибез», – дисәләр дә, бергәләшеп җыелыр идек. Гыйлем-тәрбия бирә торган нәрсәгә берни дә жәлке түгел. Тик анысы бераз кызганычрак булды инде. Без акча җыеп, мәктәпнең түбәсен яптык, районнан зур түрәләр килеп, мәктәпне яптылар. Укытучыларның бер өлеше эшкә чыкмады, бер өлеше фермага урнашты. Кайсы үгез симертә, кайсы сыер сава. Шунысы бераз юаныч: тиздән халык профессиональ педагоглар тәрбияләгән сыер малының итен ашаячак. Хакы артыр инде, кәнишне.

Тукта әле, энем, бәйләнмә әле син. Ничә ел буена бер мунчаңны карый алмыйсың, дип… Ел да менә шундыйрак мәшәкатьләр чыгып тора ич. Әнә электр баганалары да кыйшая башлаган әле. Мунча дип торып булмас. Ярый, сасып йөрмим бит. Уртак хәстәр хакына аз гына җайсызлыкка түзәргә дә була. Тукта инде, тукта. Бәйләнәсең дә торасың син. Бер җылы сүз әйтсәң, булмыймыни?! Нәрсә эзли идем соң әле мин? Белмим инде, энем. Үзенең ни эзләгәнен, ни тапканын, нәрсә югалтканын бер адәм дә белми бугай хәзер.

Акча түгел, энем. Акча җитә, бер нәрсә дә сатып алмасаң, азрак артып та кала әле. Эзләндергән нәрсә акча түгел…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү