Әйдә тауларга! «ВТ» журналистының ял иткәндә күргәннәре

Мин болай да Ватанын яратучы кеше идем. Әлегә кадәр туган ягым, туган авылымнан да кадерле җир тапмадым. Ә менә ялга барып, башка җирләрдәге тормышны күреп кайтуга каршы түгелмен. Җәйге ялда гаиләбез белән машинада каядыр барып кайтуны күптән гадәткә керттек. Ике мәртәбә Кырым якларында үз хутыбыз белән ял итеп кайткан идек инде. Быел  маршрутны алдан төземәдек тә. Без юлга җыенган чакларда җылы якларга илтүче юллардан шомлы хәбәрләр дә килгәләде. Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, юлга кузгалдык…

Кисловодск

Күңелемдә бу шәһәрне барып күрү теләге кыш аеннан бирле яши иде инде. Хезмәттәшем Зөлфия Хәлиуллина да, сәфәргә кузгаласыбызны белгәч, Кисловодскига керми калмагыз, дип киңәш бирде. Казаннан иртәнге дүртенчедә чыгып киттек. Әкренләп таң беленә, кояш чыга. Кешеләр әле тәмле йокысын туйдырган мәлдә, син кояшның нурларына чумып, еракка юл тотасың. Иге-чиге күренмәгән юлдан барган саен нидер өмет итәсең. Үз ягыңда игътибар да итмәгән сары көнбагышлар да бик матур булып күренә.

Кичке алтыларда без Волгоградта идек инде. Шул якларга барганда туктала торган кунакханәдә танып ук торалар. Бу юлы алдан хәбәр бирмәсәк тә, урыннар бар иде. Ул кунакханәнең аскы катында ашханә дә бар. Кичке ашны шунда ашап, ял итәргә булдык. Юлда барган бар арулар бетеп китте. Иртәнге 3 тә янә юлга кузгалдык. Волгоградның теге ягы безнең өчен яңа маршрут иде.

Кояш бик кыздырганчы дип барырга тырышабыз. Юлда очраган азык-төлек кибетеннән ашарга-эчәргә алып, ашханәдән термоска чәй салып чыккан идек. Тиз генә туктыйсы итмәдек. Навигатордагы татар кызы безне Элиста шәһәре аша алып китте. Калмыкия Республикасын аркылыга-буйга иңләдек. Авыллар аша бардык. Анда юл буе сыер көтүе. Дөяләр дә көтүлектә йөри. Авылларында мәчетләр күренә. Бара торгач, Ставрополь өлкәсенең Благородное шәһәренә килеп чыктык. Биредә ашарга тукталдык. Бик матур кафе таптык, ял итеп алдык та тагын юлга кузгалдык. Инде таулар күренә башлады. Ничек тә тизрәк Кисловодскига барып җитәсе килде. Кичке биштә инде үзебез яшисе кунак йортында идек.

Бу шәһәрдә күңелгә тынычлык таптык без. Килгән көнне үк өс-башларны алыштырып алгач, шәһәргә чыгарга уйладык. 1900 километр ара узганны оныттык та. Рәхәт җиргә килеп кердек. Элеккеге заманга эләгәсең монда. Кешеләр дә үзгәрмәгән, ашханәләр дә шул килеш. Бер-беренә ярдәм итәргә атлыгып торучылар күп.

Иртәгәсен инде шәһәр буйлап йөрүебезне дәвам иттек. «Чебурашка» фильмы төшерелгән урыннарын карадык, нарзан сулары чыккан җирләрне күрдек, биеклеккә күтәрелдек. Роза гөлләре басуында булдык. Паркны бик ошаттык. Андагы чисталык, тәртипкә сокландык. Иң биек ноктага менеп, тирә-якны күзәттек. Канат юлы буенча уздык.

Биредә үзәк урамнарда бушлай шифалы сулар агып утыра. Күпме телисең, шулкадәр эчәргә ярый, үзең белән  алсаң да, сүз әйтүче юк. Су эчүчеләрне күргәч, урамда ике ханымның сөйләшкәнен дә ишеттем. «Кешеләр ерактан килеп эчә, безнең вакыт юк», – ди алар. Шулай инде ул, күршенең тавыгы да күркә булып күренә бит. Ни дисәк тә, андагы хисләрне берничек тә аңлатып бирерлек түгел. Кыскасы, көннең бер генә минутын да әрәм итмәдек.

Икенче көнне тур алып, тагын да матур җирләрне карарга киттек. Без сайлаган маршрут Карачай-Черкес республикасы аша үтә иде. Тауларга да мендек, чәй йортын да карадык, баллы шарлавыкка да бардык.

Бу якларда халыкның бигрәк тә ачык, ярдәмчел булуын ошаттык. Татарча сөйләшкәнне белеп, алар да безнең телгә күчә. Тау битләрендә сату итүче апалар аеруча безне үз итте. Шәл, төрле киемнәр бәйлиләр икән. Рәхәтләнеп, бер бозмыйча татарча сөйләшүләренә сокландым. Инде чәй йортына баргач, андагы кешеләрнең дә татарча җавап бирүләре сөендерде. Әле ул гынамы, алар безгә зур-зур ташламалар да ясадылар.  Үзләре сата, үзләре бәйләп утыра алар. Ул апаларны сөйләштерәм. Туристлар ярдәме белән акча эшләп калалар икән. Авылларда эш юк. Күпләп мал тотып, тормыш көтәләр. Әмма бер дә зарланмыйлар. Булганына шөкер, диләр.

Турист булып йөргәндә, Татарстанда эшли ала торган эшләрне дә барладым. Әйтик, карачай халкы баллы шарлавыкка килгән туристларга үзләренең милли киемнәрен киеп фотога төшү мөмкинлеге тудырган. 4–5 төрле күлмәк элеп куйганнар. Бәясе дә кыйммәт түгел – 100 сум. Шулай ук атка атланып, милли киемнәр киеп, фотога төшәргә була. Бәясе шул ук. Шунда ук зоопарк та бар. Керү бушлай. Ашатыр өчен 50 сумга азык кына сатып аласы.

Өченче көнгә Суворов термаль суларын да күреп кайтырга насыйп булды.  Кешеләр файдасын бик күрә икән. Безгә дә ошады. Бу якларга килгәч, Ессентуки шәһәренә дә кереп чыгарга булдык. Аның да матур җирләрен күреп, тәмле суларын эчтек. Кыскасы, без Кисловодскидан бик теләмичә, әле тагын киләчәкбез дип китеп бардык.

Шәһәрне чыкканда юл буенда яшелчә, җиләк-җимеш саталар. Әбиләр яныннан тыныч кына узып булмады. Лена исемлесе христиан динендә икән. Үзен Алишә дип таныштырган апа ислам динен тота. «Урожайный» авылыныкы алар. Сатмаган нәрсәләре юк. Алма, помидор, виноград, шәфталу, абрикос, кура җиләге… 3 литрлы чиләккә ничек тезә алган шулай тутырганнар да, һәркайсын 600 сумга сатып торалар. «Картайдык инде. Әкренләп авыл бетә», – ди алар.

Грозный

Алдагы нокта шул иде. Кисловодскига килеп урнашуга, Грозныйда бер көнгә кунакханә белешеп куйган идек инде. Бу шәһәрнең матур җирләрен, дөресрәге, мәчетләрен күрәсе килде. Башка җирләрдә кунакханәгә минем генә паспортны күрсәтеп керсәк, Грозныйда бөтенләй башка таләп. Һәрберебезнең паспорты, пропискасы кирәк. Балаларның безнеке икәнен дә раслыйсы. Теркәлү озак булды. Төшке аш вакытына без бүлмәгә уздык. Бераз ял итеп алгач, шәһәр үзәгенә юл тоттык.

Грозный бик зәвыклы, затлы шәһәр булып истә калды. Кешеләре дә горур аның. Алдан ук киенү рәвешебезне кайгыртып баргач, безгә кыен булмады. Дөрес итеп киенгәч, чеченнар да елмаеп кына торалар. Хәер, арада ярым шәрә туристлар да бар иде. Әхмәт Кадыйров исемендәге «Чечня йөрәге» мәчете бөтенләй сихерләде. Без аны бик яраттык. Биредә мәчетләр затлы, кыйммәтле һәм зур. Акчаны кызганмыйча төзегәннәре күренеп тора. Төн җиткәнче Грозный урамында хозурланып йөрдек. Милли ризыкларын авыз иттек. Шулкадәр тәмле алар!

Бар да шома бара дигәндә, Грозный төне шомлы булды. Кайтып яткач, берәр сәгать йоклаганнан соң, янгын турында хәбәр итүче җиһаз тавышыннан куркып уянып китек. Иң элек, янмыйбызмы икән дип, ишекне ачып карыйм. Берни юк. Аннан соң, берничә минут эчендә бөтен кирәк-яракны җыеп куеп, гаиләбез белән киенеп куйган идек инде. Чыгып китәргә әзер торабыз. Теге җиһаз туктарга уйламый да. Ирем сакчы егет янына ни булганын белергә китте. Ул үзе дә нишләргә белмичә тора, ди. Кунакханәдә ут чыкмаган, берәү бүлмәсендә тәмәке тарткан икән…

Махачкала

Ике шәһәр арасын 3 сәгать барасы. Моңа кадәр гел тигез юлдан, тәртип белән йөргәч, биредә дә шулайдыр, дип уйладык. Тик машина йөртүчеләргә шаккаттык. Монда берәү дә берәүгә юл бирми, уздырмый. Һәр кешенең – үз юлы, үз тәртибе. Инде светофорда яшел ут янды дисәң дә, әллә каян берәр машина килеп чыгып, юлыңа каршы төшеп, бөке ясый. Безнең өчен Махачкалада йөрү аттракционда атынуга тиң булды. Шулай да, сер бирмәдек, базарларын, матур мәчетләрен, кайбер кибетләрен йөреп чыктык. Әле ярый, яшисе урынны ерак китмичә, Махачкаладан 14 чакрым ераклыктагы Каспийск шәһәреннән сайлаганбыз, дип шатландым.

Безне биредә үз туганын көткәндәй фатир хуҗасы Зөһрә каршы алды. Без аны интернет аша тапкан идек. Фатирына кертүгә, зинһар, чисталыкны саклагыз, диде ул. Чынлап та, тәүлекләп кеше тоткан җиргә ошамаган ул. Бөтен җире ялт иткән. Монда урнашкач, иркен сулап куйдык. Кая барырга, кайсы пляжда коенырга, кайда ашарга икәнен, нинди кибеттә нәрсә сатканнарын Зөһрәбез аңлатып бирде. Үзе дә 14 ел Казанда яшәгән икән. Безне бик якын итте. Сөйләшеп сүзләр бетмәде аның белән. Ул безнең матурлыкны сөйли, без аларда күргәнне уртаклаштык.

Каспий диңгезенең чиста, тыныч вакытына туры килдек. Пляжның түләүлесен сайладык. Анда чистарак һәм ышанычлырак. Диңгез суының җылылыгын белсәгез! Рәхәтләндек кенә. Кояшы да баш өстендә генә. Комлыкта татарлар да бар иде. Түбән Камадан һәм Казаннан килгән гаиләләр белән дуслаштык.

Икенче көнне көнебез Сулак каньонында узды. Аңа илткән юл өстендәге авыллар тормышы белән танышып та алдык. Аларда да шул ук проблема: яшьләр шәһәргә китә, авылларда өлкәннәр яши. Тырышалар әле үзләре. Яшермиләр, туристлар акчасына көн күрүчесе күп. Бакчаларында үскән шәфталуларны килолап түгел, тартмалап саталар. Килосы 150 сум.

Сулак каньонында искиткеч матур! Яңгыр да берәүне дә куркытмады. Халык рәхәтләнеп фотога төшә, тәмле ризыклар белән сыйлана. Адым саен үзләренең милли ризыклары чудуны саталар. Аны сыр белән дә, эремчек белән дә, ит белән дә пешерәләр икән. Бездәге кыстыбый инде бу дип кайттым. Әмма аларныкы тәмлерәк. Сулак буенча катерларда йөрергә була. Бер йөреп килү – 5 мең сум. Егетләр бәяне төшерергә дә мөмкин. Әмма 4 меңнән дә түбән итмиләр. Һава торышы көйсезләнеп торгач, без катерда йөрмәдек.

Юлда тәртипсез йөреп куркытсалар да, Дагыстан халкын яратып кайттык. Аларның ит ризыкларын башка берәү дә кабатлый алмыйдыр, мөгаен. Хатын-кызларның ягымлы, ярдәмчеллегенә дә шаһит булдык. Сораган җирне аңлатып бирәләр. Казаннан булуыбыз барысына да ошады. Күбесенең безгә килгәне бар. Кайберләренең туганнары монда яши. Киленнәре Татарстанныкылар да бар.

Ошамаган ягы да бар – урамнарда чүп күп. Калдыкларны вакытында алып китмиләр. Ул бик начар ис таратып ята. Тагын бер кимчелек – урамда эт күп. Мәчеләр дә бихисап.

Төрле республикалар аша узарга туры килде. Юлларда ЮХИДИ постлары аша уздык. Дагыстанга барып җиткәнче берәү дә туктатмады. Бары тик кайтыр юлда, Чечня белән Калмыкия чигендә полиция хезмәткәре туктатып, башта документны, аннан багажникны тикшерде һәм теркәлү узуыбызны сорады. Ул 5 минутка да сузылмады.

Кайда гына йөрсәм дә, мин өемне, Казанымны сагындым. Машинадагы навигаторыбыз да татарча сөйләп йөрде, татар җырлары тыңладык. Инде барган җирләребездә дә татар булганыбызга горурланып кайттык.

 

4 кешелек гаиләгә 10 көнлек сәяхәт күпмегә төшә?

– 4500 чакрым юл үтелгән. 14 мең сумлык бензин салдык.

– 5 кунакханәдә куну өчен 38 мең сум түләдек.

– Ашау уртача 65–70 мең сумга төште.

– Экскурсияләргә 20 мең сум тоттык.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү