Татарстанда «Безнең яңа укытучы» гранты яңартыла

Әлеге бәйгедә эш стажы өч елга кадәрге укытучылар катнаша ала. Грант отучыга өч ел дәвамында хезмәт хакына ай саен 10 мең сум өстәмә акча түләнәчәк.

“Безнең яңа укытучы” гранты 2011 елда мәктәпкә яшь укытучыларны җәлеп итү максатыннан һәм аңа ярдәм итү өчен оештырылган иде. Шушы вакыт эчендә республикада аны 1680 яшь педагог алган.

Динар Габидуллин беренче елны ук әлеге грантны отып, Казандагы 19 нчы гимназиягә физика укытырга килгән иде. Хәзер инде ул – КАИның инженерлар лицее директоры.

– Мәктәпкә килүемә әлеге грант сәбәпче булды да инде. Мин КФУның физика факультетын тәмамлап, Татарстан Фәннәр академиясенә эшкә урнашкан идем. Бу грантка кызыгып, фән өлкәсеннән мәктәпкә килдем. Ул чакта өч ел дәвамында хезмәт хакына ай саен 7,5 мең сум акча түләделәр. Зур ярдәм булды ул.

Укытучыдан башлап, урынбасар, директор баскычларын үтүем дә шул бәйгедән башланды бит. Яшь укытучыларны мәктәпкә җәлеп итү өчен бик кирәкле бәйге бу”, –диде Динар Габидуллин.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү