Таулардан балчык-ташлар ишелеп төшеп 6 кеше һәлак булган

Грузиянең Рача краендагы Шови курортында таулардан балчык-ташлар ишелеп төшкән. Шул сәбәпле 6 кеше һәлак булган. Бу хакта ТАСС Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Кичә ике кешенең мәете табылган иде. Бүген – тагын дүрт кешенеке. Шул рәвешле һәлак булучылар саны алтыга җиткән”, – дип сөйләгәннәр ведомстводан.

Грузиянең төбәкләрне үстерү һәм инфраструктура министры Ираклий Карселадзе коткаручыларның тагын 31 кеше белән элемтәгә керә алмавын белдергән.

Шулай ук күперләр, юллар һәм “Сансет Шови” кунакханәсе җимерелгән. Кичә һәлакәт булган урынга чик буе полициясенең ике вертолеты җибәрелгән. Бүген тагын ике вертолет килгән. Ике көн эчендә 210 кеше эвакуацияләнгән.


Фикер өстәү