4 август тарихта ниләр белән истә калды?

Деноминация

1997 елның 4 августында Россия Банкы РФ Президенты указын үтәү йөзеннән рубль деноминациясе (номиналны киметү) һәм 1998 елның 1 гыйнварыннан бәяләр масштабын мең тапкыр үзгәртү турында карар кабул итә.

1998 ел буе кулланышта иске һәм яңа банкнотлар йөри. 1999 елның 1 гыйнварыннан башлап иске банкнотлар РФ валютасы статусын югалталар, әмма Россия Банкы учреждениеләрендә акчаны алыштырыр өчен тагын өч ел бирелә.

 

Казанның мактаулы гражданы

2005 елда шәһәрнең 1000 еллыгы алдыннан «Казанның мактаулы гражданы» исемен кабат бирә башлыйлар. Бу тәҗрибәне яңартканнан соң, аңа 13 кеше лаек була, шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин, дәүләтнең элеккеге башлыгы Борис Ельцин, Татарстанның Беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, күп тапкырлар дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионы Наилә Гыйләҗева, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков һәм башкалар. «Казанның мактаулы гражданы» исеме ел саен Шәһәр көне алдыннан Казанның икътисадый, социаль һәм рухи үсешенә, аның тарихи-архитектура кыяфәтен торгызу һәм саклауга өлеш керткән шәхесләргә бирелә.

 

Беренче цирк

Тамашалы сәнгать буларак, циркның тарихы Борынгы Рим заманнарыннан ук килә. Ләкин аның хәзерге кыяфте (аңа хас булган традицион атрибутлар белән) XVII гасыр ахырында гына барлыкка килә.

Циркка нигез салучы дип инглиз кавалеристы, өлкән сержант Филипп Эстли санала. 1777 елның 4 августында Лондонда Европада беренче театральләштерелгән цирк тамашасы уза. Эстли циркында башта күбрәк атлы номерлар (фигуралы йөрү, жокей-акробатлар, «атта йөрүчеләрдән тере пирамидалар» һ.б.) була, аннары аренага акробатлар, жонглерлар, канатта йөрүчеләр һәм клоуннар чыга башлый.

Россиядә беренче стационар цирклар XIX гасырда гына барлыкка килә. 1849 елда Санкт-Петербургта Император циркы үз эшен башлап җибәрә, ә 1880 елда Мәскәүдә Альберт Саламонскийның Цветной бульвардагы циркы (хәзерге Никулинның Мәскәү циркы) ачыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү