Хәния Фәрхинең һәйкәле янында әнисе: «Арыдым мин, кызым…»

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина әниләрен җырчының Тәтешледәге һәйкәле янына алып килгән. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә язып, фотолар урнаштырды.

«Инәүне сиңа алып килдем бүген, йөрәк пәрам. Синең таш сыныңа таянып: «Кызым, кызым, йөрәк парәм, рәхмәт сиңа. Әйт әле, нигә мин бик озак яшим икән? Якты дөньяларда яшәүләре рәхәт булса да, арыдым мин, кызым, арыдым», – дигәннәре миңа авыр ишетелде. Инәу, газизем, син янымда булганда, син яшәгәндә, мин бит әле сабый, кыз бала. Яшик әле инәу, яшик.

Салават белән Резеда килде бүген. Салават сине кулларында күтәреп йөртте. Була икән шундый егетләр! Рәхмәт, Салават акыллым. Кояшымның инәуен күтәреп йөрткәннәре беренче тапкыр булды», – дип яза ул.

Мәшһүр җырчыга гомер биргән Фәния апага быел 93 яшь тулды. Гомерен озын итсә дә, Аллаһы Тәгалә сынауларны биреп кенә торган Фәния апага. Бала хәсрәте белән сынаулары аеруча авыр булгандыр. Бүгенге көндә аның 3 баласы гүр иясе… Фәния апа кызы Фирүзә Иәбәтуллина белән кияве тәрбиясендә яши.

 


Фикер өстәү