Биш игезәк бала туган очракта бер миллион сум бирергә тәкъдим иткәннәр

Омбудсмен Волынец өч, дүрт һәм биш игезәк бала туганда бирелә торган акча күләмен арттырырга тәкъдим иткән.

Россиядә ике, өч, дүрт һәм биш игезәк бала туганда федераль бюджеттан бер тапкыр бирелә торган түләүне арттырырга мөмкиннәр, дип яза RT. Татарстанда Балалар буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты рәисе беренче урынбасары Татьяна Буцкаяга шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

Хатта әйтелгәнчә, хәзерге вакытта законда бала туганда бер тапкыр түләү бирү күздә тотылган. 2023 елда аның күләме ике игезәк бала өчен — 45 818 сум, өч игезәк бала өчен – 68 727 сум тәшкил иткән. Кайбер төбәкләрдә дә өстәмә пособиеләр кертелгән. Ләкин аларның күләме төбәкның финанс мөмкинлекләренә бәйле. Волынец бу түләүләрне бердәйләштереп, федераль түләүгә әйләндерергә һәм биш игезәк туганда бер миллион сумга кадәр акча бирергә тәкъдим иткән.


Фикер өстәү