#КаzanForum: “Татнефть” Әфганстанга нефть озата башларга мөмкин

Әфганстан “Татнефть” белән нефть продуктлары сатып алуга бәйле килешү төзергә ихтимал. Бу хакта “KazanForum”да билгеле булды.

– Безгә якынча 4 миллион тонна нефть продуктлары кирәк. Аның бер өлешен Төрекмәнстан һәм Ираннан алабыз. Россия компанияләре, аерым алганда, “Татнефть” белән дә килешүләр төзергә телибез. Ике арада яхшы элемтәләр урнашачак дип өметләнәм, – дип Әфганстан сәнәгать һәм сәүдә министры сүзләрен китергән “РИА Новости”.


Фикер өстәү