#КаzanForum: Казан Ратушасында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы башланды

Хәзерге минутларда Казан Ратушасында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең утырышы бара.

Утырышының быелгы традицион кыйммәтләргә һәм аларның үзара хезмәттәшлектәге роленә багышлана.

Утырышны ачып, Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Утырышта Тәлгать Таҗетдин, патриарх Кирилл, Әлбир Крганов, Радий Хәбиров, Игорь Комаров , Равил Гайнетдин һәм башкалар катнаша.


Фикер өстәү