Чардуган буяганнан калган буяу, пирчәткә, пумаланы өйгә алып кайтырга ярыймы? (Зиратка бәйле 8 сорауга ҖАВАП)

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Каберләрне зиярәт кылыгыз, чөнки ул сезгә үлемне искәртер», – ди. Фанилыкта яшәгән өебез генә түгел, бакыйлык турында искәртеп торучы мәңгелек йортыбыз да тәрбиягә мохтаҗ. Зиратны, каберләрне чистартканда нәрсәләрне истә тотарга кирәк? Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис ГЫЙМРАНОВ белән шул хакта сөйләштек.

– Каберлекне чистартканда өстенә бассаң, гөнаһ буламы?

– Каберлекне чистарткан, чардуганны буяган вакытта аның өстенә басмыйча гына эшләү мөмкин булмаса, моның зыяны юк. Ә менә кирәк булса-булмаса кабер өстеннән йөрү, анда басу, аны мәсхәрә итүдән сак булырга кирәк. Динебездә каберләргә, зиратка зур игътибар бирелә. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтендә зиратка кергәч әйтелә торган сәлам догасы да бар. Аның бер хәдисеннән аңлашылганча, Рәсүлебез бер сәхәбәнең ике кабер арасында йөргәнен күргәч, аңа хәтта аяк киемен салырга кушкан. «Мөселманның каберенә басуга караганда минем өчен үткен кылычка яисә утлы күмергә басу хәерлерәк булыр иде», – дигән ул.

– Каберлекне чистарткач чыккан чүпне ни эшләтергә? Аны зираттан читкә чыгарып, чүплеккә түгәргә ярыймы?

– Мондый чүпне зираттан читкә чыгарып чүплеккә түгәргә ярый. Чардуган буяганнан калган буяу савытларын, каберне чистартканнан соң калган чүпләрне, әрвахларны кимсетерлек итеп, юл өсләрендә, кабер кырыйларында калдырмасак иде. Кабер, зират ул – безнең мәңгелек йорт. Якыннарыбызның, газизләребезнең исән чакта кадерләрен белергә өйрәник. Бик кыйммәтле чардуган, артык зәвыклы ташлар куюдан бернинди хасият юк. Мәрһүмнәргә дога кирәк. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, шушы эшләрдә исрафтан да саклансак иде, диясе килә.

– Чардуган буяганнан соң калган буяу, пирчәткә, пумала кебек әйберләрне өйгә алып кайтырга ярамый, шунда зиратта калдырырга кирәк, диләр. Бу ни өчен шулай дип әйтелә икән?

– Моның дөреслеген раслаучы дәлилләр юк. Бу – ырым-шырымга ышану гына. Әгәр кеше бер литрлы буяуның аз гына өлешен тоткан икән, аны ташлап булмый бит инде. Бу исраф булачак. Ә исраф – шайтанның дусты. Шуңа күрә зиратка алып барган әйберне кире өйгә алып кайтуның бернинди куркынычы да юк. Чардуганның төсен яңартканнан соң калган буяуны өйгә алып кайтырга шикләнәбез икән, аны берәр кирәкле җиргә тапшырсак, бүләк итсәк, хәерлерәк булыр.

– Кабер өстендә зур булып үсеп утырган агачларны кисәргә ярыймы? Кискән очракта ул агачны ни эшләтергә?

– Динебездә кабер өстенә агач утыртуның да нигезе бар. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм зиратка барган вакытта, ике кабер янына туктап: «Менә бу ике кабер әһеле газапта. Алар үз гөнаһларын кечкенә дип уйлады. Берсе сүз йөрткән, икенчесе итәгенә бәвеле тигәнен белә торып, аны алыштырмаган өчен», – дигән. Шуннан ул агач ботагын икегә бүлеп, берсен – бер, икенчесен икенче кабергә кадап куйган. Пәйгамбәребез: «Ул аларга җиңеллек бирер, шушы агач ботаклары аларга дога кылып торыр», – дигән. Кабер өстенә агач утырту гадәте шуннан килгән дип санала. Ләкин бу агач еллар узган саен үсә, зурая. Алар ава, кабер өсләренә төшә, чардуганнарны имгәтә. Шуңа күрә кабер өстендә үсеп утырган андый агачларны кисәргә ярый. Аның бер гөнаһы да юк. Һәр зиратның кискән агачларны куя торган урыны була. Аны билгеле бер оешмаларга алып барып ягучылар да очрый. Болар бар да рөхсәт ителә.

– Кояш баегач, зиратка керергә ярамый, диләр. Зиратны, каберлекләрне кояш баеганчы чистартып өлгермәсәң, эшне туктатып, икенче көнне дәвам итәргә кирәкме? Әллә чистарту эшләрен кояш баегач дәвам итсәң дә зыянлы түгелме?

– Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Кояш баю, ахшам вакыты җитү белән балаларыгызны урамга чыгармагыз, үз яныгызга җыегыз», – дигән. Ник дигәндә, ул вакытта шайтан үзенең җеннәрен җир өстендә явызлык кыларга җибәрә. Шуңа күрә зиратка да кояш баеганчы бару хәерлерәк булыр. Әмма кергән очракта да бу гөнаһ саналмый. Зиратны кояш баеганчы чистартып бетерергә өлгермәсәң дә, эшне туктатырга кирәкми. Караңгыга калганчы, эшне тәмамлау хәерле.

– Хатын-кыз зиратка үзе генә кереп, каберлекне чистарта аламы?

– Хатын-кызның зиратка баруы турында сөйләгәндә галимнәрнең фикере аерыла. Аларның бер ише – хатын-кызга зиратка барырга ярый, икенче берләре – бу мәкрүһ (эшләмәсәң, хәерлерәк булган гамәл), өченчеләре исә хатын-кызга зиратка бару тыела, дигән фикердә. Шуңа күрә хатын-кыз, зиратка үзе генә кереп, каберлекне чистарта ала, әмма анда ире белән барса, хәерлерәк булыр, дибез.

– Чардуган алыштырганда искесен ни эшләтергә? Аны тимер итеп тапшырып, сатарга ярыймы? Кабер ташын алыштырсаң, аның искесен ни эшләтергә?

– Чардуганны алыштыргач, аның искесен тимер итеп тапшырырга, сатарга ярый. Бу акчаны яңа чардуган алганда кушарга яисә хәерле икенче эшкә кулланырга мөмкин. Кабер ташын алыштырганда искесен ташларга мөмкин. Моннан бернинди зыян да килмәячәк.

– Авылларда зиратны өмә ясап җыештыралар. Бу өмәгә, җае килсә дә, бармаучылар очрый. Зират чистарту кебек күмәк, изге эштән шул рәвешле читтә калу гөнаһмы?

– Бер хәдистә: «Аллаһы Тәгаләдән булдыра алган кадәр куркыгыз. Ул калдырган сөннәтне мөмкин кадәр үтәгез», – дигән юллар бар. Мөселман ул – җәмгыятьтә файда китереп яши торган кеше. Рәсүлебез тагын бер хәдисендә: «Сезнең иң хәерлегез – башкаларга файда китергәнегез», – диде. Шуңа күрә ислам дине ул – бердәмлек дине. Шуңа күрә зиратны чистарту өчен җыелган өмәдә мөмкинлегең була торып та катнашмау хәерле гамәл саналмас. Зират, кабер – үлемне искә төшереп, аһирәт турында уйландыра торган урыннар. Шуңа күрә шушы мәңгелек йортларыбызга игътибарлы булыйк. Бер-беребезгә ярдәм итик, үлемне искә төшереп, дөньяви гөнаһлардан, хәерсез эшләрдән ерак торыйк.

Динә Гыйлаҗиева

 

Йәгез, бер дога!

Зиратка кергәндә укыла

«Әссәләмүгаләйкүм әһләддийәәри мин әл-мүъминиинә үәл-мүслимиин. Үә иннәә иң шәәәәллааһү би-күм ләә-хикуунә әсъәлүллааһә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ».

Мәгънәсе: «Аллаһның иминлеге булсын сезгә – кабердә ятучы мөэмин әһелләренә. Әлбәттә, Аллаһ теләсә, без дә сезгә кушылырбыз. Аллаһ бездән алда китүчеләрне дә, якты дөньяда калучыларны да гафу итсен, үзебезне дә, сезне дә җәфалардан коткаруын сорыйбыз».


Фикер өстәү