Казанда башлангыч сыйныф укучысының әнисе тәрбиячегә пычак белән ташланган – җинаять эше кузгатылган

Казан мәктәбендә тәрбиячегә пычакка охшаш әйбер белән һөҗүм иткән хатын-кыз тоткарланган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “БИЗНЕС Online” Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Бу хәл 12 май көнне Казанның Мәскәү районындагы бер мәктәбендә булган. Полициянең башлангыч мәгълүматларына караганда, көндез мәктәпкә башлангыч сыйныф укучысының әнисе килеп, пычакка охшаш бер әйбер белән тәрбиячегә яный башлаган. Шул рәвешле ул моңа кадәр дәрестә килеп чыккан бер низаглы мәсьәләне хәл кылуны таләп иткән. Нәтиҗәдә тәрбияченең кулы җәрәхәтләнгән. Балалар зыян күрмәгән.
Полиция хезмәткәрләре, мәктәпкә килеп, һөҗүм иткән хатын-кызны тоткарлаган һәм полиция бүлегенә озаткан. Аңа карата “Үтерү белән янау яки сәламәтлеккә каты зыян китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Пырдымсыз хатын-кызга 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү