Туфракка тавык тизәген керткәннән соң бакчаны күпме вакыт ашларга кирәк булмаячагын аңлатканнар

Үсемлекләрне яндырмас өчен эремәне дөрес итеп әзерләргә кирәк.

Тавык тизәге белән ашланган бакча кишәрлеге берничә ел уңдырышлы булып калачак. Үсемлекләр өчен кирәкле барлык матдәләргә: азотка, калий, магний, фосфор кислотасына бай ул, дип яза “Челнинские известия”.

Әмма тавык тизәген үзен генә туфракка кертергә ярамый. Үсемлекләрне яндырачак чөнки.
Яндырмый торган файдалы ашлама әзерләү өчен бер чиләк чи тирескә 10 литрлы 20 чиләк су салырга кирәк. Әйбәтләп болгатып, алты тәүлек тотарга. Эремәне тәүлегенә берничә тапкыр болгатырга.
Әзер ашламаны җиләк-җимеш һәм яшелчә түтәленең 1,5 кв.м мәйданына – 1,5 литр күләмендә, җимеш куаклары төбенә – 1 кв.м мәйданга ярты литр, җимеш агачлары төбенә – 1 кв.м мәйданга 3 литр исәбеннән кертергә. Бер сезон эчендә ике тапкыр шулай ашлау әйбәт булачак.


Фикер өстәү