Ни өчен яшелчә, җиләк-җимешне аш серкәсе һәм чәй содасы белән юарга икәнен аңлатканнар

Аларны кайнар су белән дә пешекләргә мөмкин.
Танылган табиб-терапевт Наталья Зубарева яшелчә һәм җиләк-җимешне ничек дөрес итеп юарга икәнен аңлаткан. Ул шома өслеклеләрен кул яки щетка белән краннан агып торган суда юып алырга киңәш иткән.

Табиб әйтүенчә, яшел тәмләткечләрне, яфраклы яшелчәне иң элек салкын сулы зур табакка 15 минутка салып торырга кирәк. Шуннан соң, суын алыштырып, тагын тотарга. Табактагы су чистарганчы, берничә тапкыр шулай эшләргә.

Ә инде кабыгы белән ашала торган яшелчә һәм җиләк-җимешне юу өчен чәй содасы яки аш серкәсе кулланырга кирәк. Мәсәлән, алманы, виноград, помидор, татлы борычны еш кына пестицидлар кулланып үстерәләр, сатуга озатыр алдыннан, балавыз сылыйлар, Шуңа күрә аларны чәй содасы яки аш серкәсе кулланып чистарту бик дөрес булачак. Ә инде кабыгы чистартыла торган җиләк-җимешне – әйтик, банан, карбыз яки кавынны су белән юып алу да җитә.

Чәй содасы кулланасы итсәгез – 1 литр суга 1-2 чәй кашыгы сода, аш серкәсе кулланасы итсәгез – 3 өлеш суга 1 өлеш серкә өстәргә кирәк. Шуннан яшелчә һәм җиләк-җимешне эремәгә салып, 10-15 минут тотыгыз. Аннан салкын су белән юыгыз. Пестицидларны юкка чыгару өчен аш серкәсе бигрәк тә әйбәт булачак.
Кайнар су белән дә пешекләргә мөмкин. Әмма яшел тәмләткечләрне, яфраклы яшелчәне болай эшкәрткәндә, файдалы үзенчәлекләре кимиячәк, дип билгеләп үткән табиб.


Фикер өстәү