Татарстанда юеш кар һәм бозлавык көтелә

Якын көннәрдә Татарстанга төньяктан көчле антициклон үтеп керү сәбәпле, суытачак. Республика Гидрометеорология үзәгенең фаразы шундый.
Шулай итеп, 3 ноябрьдә Татарстанның көнбатышында аз гына яңгыр көтелә. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы -3-4 градус суык күрсәтәчәк. Республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында -7 градуска кадәр суыта. Көндез явым-төшем көтелми. Һава температурасы +1+6 градус булачак.
Пәнҗешәмбедә суыта. Урыны белән яңгыр һәм юеш кар явып үтәчәк. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Төнлә -1-6 градус суык булса, көндез+5 градус җылы.
Җомга – 5 ноябрьдә аз гына явым-төшем һәм көчле җил көтелә. Синоптиклар төнге сәгатьләрдә +2-3 градус, көндез +8 градуска кадәр җылы. Бозлавык булырга мөмкин.
Ял көннәрендә яңгыр, юеш кар, көчле җил фаразлана. Төнлә һава температурасы +1+6 градус, көндез +8 градуска кадәр җылыта.


Фикер өстәү