Лавров Путинга Байденнан сәлам тапшырган

Римда “Боль” саммиты уза. Анда Россия Президенты Владимир Путин дистанцион форматта катнаша. Италия башкаласына тышкы эшләр министры Сергей Лавров киткән. Анда ул кичке аш вакытында Джордж Байден белән аралашкан. Министр “Россия-1” телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Байден белән кыска, әмма файдалы сөйләшү булып узды. Ул Владимир Путинга кайнар сәламнәрен тапшырып, алга таба элемтәләр урнаштыруга әзер булуын басым ясап әйтте, – дигән Лавров “Москва. Кремль. Путин” программасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. – Без шулай ук якын киләчәктә мондый элемтәләрне ничек урнаштырачагыбыз турында да кыскача гына фикер алыштык”.
Лавров әйтүенчә, бу хакта ул Президент Путинга җиткергән инде.


Фикер өстәү