Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль өлкәдәге казанышлары өчен Алтын билге белән бүләкләнгән

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Россиянең муниципаль җитәкчеләре. Хезмәт һәм хөрмәт” Мактаулы Алтын билгегә лаек булган. Татарстан парламенты җитәкчесе муниципаль өлкәдәге казанышлары өчен шундый бүләк белән бүләкләнә. Бу хакта Россиянең Муниципаль өлкә җитәкчеләре клубы форумында мәгълүм булган.

26-30 октябрьдә Сочида “Россиянең оборона сәнәгате комплексы – шәһәр хуҗалыгына” муниципаль хезмәттәшлек форумы узган. Аның эшендә Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашкан.


Фикер өстәү