Фәрит Мөхәммәтшин: «Республикада гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек һәрвакыт өстенлекле булды»

Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан институтында (РФ Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе) хакимият органнарының коммерциячел булмаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.

Россия Юстиция министрлыгының 220 еллыгына багышлап оештырылган илкүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Аның сүзләренә караганда, бу вакыйга Татарстан өчен аеруча әһәмиятле, чөнки Россия юстициясенең беренче министры, күренекле дәүләт эшлеклесе һәм атаклы шагыйрь Гавриил Романович Державин Казан губернасының Сокуры авылында туып-үскән. Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә күтәрелгән мәсьәләләрнең дә көн кадагында булганын әйтте. «Республика хакимияте органнары өчен гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек һәрвакыт өстенлекле булды», – диде ул. Хәзерге вакытта Татарстанда социаль, мәдәни, яшьләр, экология һәм башка өлкәләрдә эшләүче 6 меңнән артык коммерциячел булмаган оешма теркәлгән. Республикада хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек системасы төзелгән, коммерциячел булмаган секторга ярдәм итү формалары бар.

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, коммерциячел булмаган оешмалар белән эшне муниципаль дәрәҗәдә ныгытырга кирәк. Халык өчен мөһим программаларны һәм проектларны уңышлы гамәлгә ашыру шуңа бәйле.


Фикер өстәү