Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктлары хәләл ризык белән тәэмин ителә

Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларында — «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә, танк училищесында һәм танк полигонында мөселманнарга хәләл ризык ашату оештырыла. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Солдатларны кайнар хәләл ризык белән тәэмин итү Казанның «Мәдинә food» кафесы һәм битараф булмаган мөселманнарның акчалата ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Кафе ризыкларны көн саен үз бәясеннән җибәрә. Киләчәктә әлеге башлангычка шулай ук «Аль-Бухари» һәм «Азу» кафелары да кушылачак.

Солдатларның бер көн туклануы 5000 сумга чыга.

Хәләл ризык белән мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларындагы намаз уку бүлмәләренә йөрүче мөселманнар туклана.


Фикер өстәү