Казанда ташламаларны раслау өчен мобилизацияләнүчеләрнең балаларына пластик карточкалар биреләчәк

Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрендәге балаларга ташламаларны раслау өчен пластик карточкалар бирәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе пор

Алар ярдәмендә балалар муниципаль һәм республика мәдәният учреждениеләренә һәм муниципаль спорт объектларына бушлай йөри алачак. Карточкалар бирелә башлау датасы һәм аларны алу тәртибе турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Билгеләп үтәбез, җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен аерым транспорт карталары эшләячәк. Мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү чарасы буларак бушлай йөрү 10 нчы октябрьдән гамәлгә керәчәк.


Фикер өстәү