18 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

«Искра» стратегик һөҗүм операциясе барышында Ленинград блокадасы өзелә (1943)

1941 елның 8 сентябреннән бирле дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Кара-каршы хәрәкәт итүче Ленинград һәм Волхов фронты сугышчылары эшче бистәләре янында очраша һәм Ладога яры буен тулысынча азат итә. Шәһәрнең блокадасын тулысынча юкка чыгару бер елдан соң гына, 1944 елның 27 гыйнварында гына мөмкин була. Ленинград блокадасы 872 көн дәвам итә, 632 мең шәһәр кешесе һәлак була.

Балалар телевидениесе көне

Россиядә балалар телевидениесенең туган көне 18 гыйнварда билгеләп үтелә. Бәйрәм көне 1963 елда СССРда үзәк телевидениедә балалар өчен программалар баш редакциясенә нигез салынган көн белән бәйле. Советлар Союзыннан калган иң уңышлы проектлар булып, «Ералаш», «Әкияттә кунакта», «Тыныч йокы, балалар» тора.

Мәскәүдә Зур театр ачыла

Театрга 1776 елда нигез салына. Театр өчен беренче бина 1780 елда Петровская урамында (хәзерге Петровка) төзелә. Ләкин ул 24 елдан соң янып бетә. Яңа театр бинасын архитектор ОсипБове 1820-1825 елларда төзи. 1825 елның 18 гыйнварында «Зур Петровский» дип аталган театрны ачу тантанасы уза.

Бове бинасы 30 елга якын хезмәт итә. Әмма 1853 елның мартында театрда кабат янгын чыга, таш стеналар, колонналары гына кала.

Киләсе 3 ел эчендә бинаны архитектор Альберт Кавос торгыза, һәм 1856 елның сентябрендә театр үзенең беренче тамашачыларын каршы ала.

Начар гадәттән баш тартыгыз!

1964 елда Америка табиблары конгрессны тәмәке җитештерүче компанияләрнепродукцияләренә тартуның сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында кисәтү язарга мәҗбүр итәргә чакырды.


Фикер өстәү