Айрат Ильясов: «Кайчак матур кешегә кайбер ялгышлар гафу ителә»

Тышкы матурлыкка күз кызыга. Бүген ул кайбер өлкәләрдә бөтенләй дә беренче планга чыкты. Илдә яшәүчеләрнең 69 проценты карьера төзегәндә нәкъ менә тышкы матурлыкның мөһим булуын әйткән.  Сәхифәбез кунаклары бу хакта ни уйлый икән? Матурлыкны яраткан сәхнәдә матурлык кына җитәме?

«Сәхнә матурлыкны ярата»

Шоумен Айрат Ильясов әнә шулай ди. «Артист кеше матур булырга тиеш» дигән сүзне ишеткән бар. Сүз дә юк, ничек кенә булса да, сәхнә матурлыкны ярата. Ләкин җырчының тавышы да булса, тагын да яхшырак булыр иде», – диде ул. Аныңча, матурлыкның тагын нинди уңай яклары бар икән соң? «Кайчак матур кешегә кайбер ялгышлар гафу ителә», – диде ул, уены-чыны белән.


Фикер өстәү