Хөкүмәт Йортында Казанда тикшерү изоляторы төзелеше турында сөйләштеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры урынбасары Рөстәм Степаненко белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт Йортында узды.

Очрашуда Казанда 1000 кешегә исәпләнгән яңа тикшерү изоляторы төзелешенең барышы турында сөйләштеләр. Рөстәм Степаненко эшнең тиз баруы турында әйтте. “Моның өчен шәхсән сезгә һәм сезнең командага рәхмәт”, – диде ул.

Очрашуда шул ук Татарстанда җәзаларны үтәтү өлкәсендәге эшчәнлек, иреккә чыккан кешеләргә җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.


Фикер өстәү