Рөстәм Миңнеханов “ИННОПРОМ. Үзәк Азия” күргәзмәсенең пленар утырышында катнашкан

Халыкара сәнәгать күргәзмәсе 700дән артыграк компанияне үзенә җәлеп иткән. Анда катнашучылар арасында – хакимият органнары җитәкчеләре, бизнесменнар, инженер, технолог, IT-белгечләр.

Иннопромны Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Үзбәкстанның Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы оештырган.
Биредә өч көн дәвамында сәнәгать сәясәтенең көн кадагына суга торган темалары буенча махсус сессияләр уздырыла.

Күргәзмә кысасында компонентлар җитештерүчеләрнең форумын үткәрү күздә тотыла. Анда кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләренең продуктларын зур сәнәгать компанияләренең сатып алулар буенча җитәкчеләренә тәкъдим итәргә мөмкин. Шулай ук Россиянең Үзәк Азия илләрендәге сәүдә вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.

Пленар утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һ.б. чыгыш ясаган.


Фикер өстәү