YouTube һәм Instagram*дагы блогерларга салым түләтергә җыеналар

Салым кодексына тиешле төзәтмәләр кертү планлаштырыла.

Россия Финанс министрлыгы, чит илләрдә эшләп, үз контентын чит ил платформаларына урнаштыручы, әмма табышны Россиядән алучы блогерлар өчен салым кертергә җыена. Аларга Россия Федерациясеннән алынган керемнәренең 30%ын салым рәвешендә түләргә туры киләчәк, дип яза “Ведомости”. Иң элек YouTube һәм Instagram*да эшләүче блогерларга кагыла бу.

Моның өчен Салым кодексына тиешле төзәтмәләр кертү күздә тотыла. Керем алуда безнең ил доменнары, челтәр адреслары яки серверларыннан файдаланылган очракта, Россиядә керемгә салым салынырга мөмкин. Моның өчен түбәндәге шартларның берсенә туры килергә кирәк: Россиянең салым резиденты булып тору, ягъни илдә бер ел эчендә ярты елдан күбрәк яшәү, керемнәрне Россия банкындагы счетка алу яки Россия заказчысы өчен эшләү.

Шулай итеп, чит илләрдә эшләүче, үз контентын чит ил мәйданчыкларына урнаштыручы, әмма акчаны Россиядән алучы блогерлар да салым законы йогынтысына эләгәчәк. Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, аларның кеременнән 30%лы салым тотып калыначак.

* – Россиядә экстремистлык оешмасы буларак танылган Meta оешмасына карый


Фикер өстәү