Данир Сабиров концерты вакытында ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килгән

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабироаның Уфада узган концертларының берсендә тамашачыга ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Бу хакта юморист, җырчы үз инстаграм акаунтында хәбәр итте.

Данир сүзләренчә концерт барышында төрле хәлләр булгалаган, ләкин мондые беренче: «Мин образда, концерт гөрләп бара, кинәт тамашачы залыннан «Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз, үләм» дип кычкыра башлады. Концертны туктаттык, утларны яндырдык, тамашачылар арасында беренче ярдәм күрсәтердәй кеше булса ярдәм итүләрен сорап, скорый чакырттык. Килделәр. Ярдәм алгач, ашвгыч ярдәм хезмәткәрләрен кире җибәреп концерт карпрга кереп утырганнар. Мондый чакларда югалып каласың, нишләргә дә белмәдем. Ләкин Аллага шөкер бар да әйбәт!» дип сөйли Сабиров.


Фикер өстәү