Данир Сабировка хатыны пычак астына «юллама» бүләк иткән

Танылган юмор остасы Данир Сабировка 15 ел бергә гомер итүләре хөрмәтенә хатыны гадәти булмаган бүләк әзерләгән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте. 

«Иртәгә операция ясатам, яңа концерт сезонында тагын да матуррак булачакмын. Барысы да сезнең өчен, кадерле тамашачым», – дигән Данир, Төркиядә операция ясатырга җыенуына ишарәләп.

Юморист хатыныннан һәрвакыт файдалы бүләк бирүен сорый торган булган. Ул хатынын  Мальдив утрауларында алып барып ял иттергән иде, ә хәзер хатыны аны аны  операциягә Истанбулга алып килгән.

Моңа кадәр колагын «үзгәрткән» юморист тагын кайсы җирен үзгәртергә җыенуы әле хәбәр ителми. «Нинди операция икәнлеген соңрак әйтербез», – дигән ул сер саклап.

 


Фикер өстәү