Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы бизнес-форумда чыгыш ясады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан башкаласы Сәмәркандта уза торган бизнес-форумның пленар утырышында чыгыш ясады. Чарада ике илнең хөкүмәт башлыклары – Михаил Мишустин һәм Абдулла Арипов катнаша.

Форумның модераторы буларак чыгыш ясаучы Россиянең Икътисади үсеш министры Максим Решетников Татарстанны Үзбәкстан белән актив хезмәттәшлек итүче төбәкләрнең берсе буларак тәкъдим итте һәм республика Президентыннан әлеге уңышлы тәҗрибә турында сөйләвен сорады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, быел Үзбәкстан белән ике арада уртак проектлар чынга ашырылды. Болар – “Чирчик” химик-индустриаль технопарк ачылышы һәм Джизак шәһәрендә КФУ филиалын ачу. Моннан тыш башка зур предприятиеләр дә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен үстерә.
Узган елгы нәтиҗәләргә күз салсаң, Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 193 млн доллардан артып киткән. “Бу елның 9 аенда без товар әйләнешенең 47 процентка үсүен күзәтәбез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Татарстан Президенты искәрткәнчә, гуманитар хезмәттәшлек өлкәсендә дә эшләү мөһим. Әйтик, бүген Татарстан вузларында Үзбәкстаннан 3335 кеше белем ала.
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан җитәкчелегенә җирле татар җәмәгатьчелегенә ярдәм итеп торуы өчен рәхмәтен дә әйтте.


Фикер өстәү