Ел башыннан бирле Татарстанда кызамык йоктыруның 23 очрагы ачыкланган

Быел 1 гыйнвардан республикада кызамык йоктыруның 23 очрагы теркәлгән. Роспотребнадзорның Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләп үтккән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Чирләүчеләрнең 8е – чит илдән килүчеләр. 14 кеше кызамык вирусын башка төбәкләр яки илләрдән ияртеп кайткан.
– Авыручыларның 2 415 кеше белән элемтәдә торганлыгы ачыкланды. Шулардан 324 кешегә прививка ясалды. Вакцинация 80 процент тәшкил итте, – дип билгеләп үткән ул.
Исегезгә төшерәбез: кызамык – бик тиз таралучан йогышлы авыру. Чир иярткән кешенең тән температурасы бик нык күтәрелергә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2018 елда дөньяда 140 мең кеше кызамыктан һәлак булган. Күпчелеге – 5 яшькә кадәрге балалар.


Фикер өстәү