Балтачлылар керлинг уйный. Ике ай барган ярышларның җиңүчеләре ачыкланган

Моннан берничә ел элек Балтач районының Пор- Көтәш авылында биш литрлы су шешәләренә боз катырып, себеркеләр белән керлинг уйнаулары турында язган идек. Әлеге яңа төр спорт уены районда тиз арада популярлашып китә.

Соңгы елларда инде «Хыял» яшьләр үзәге аны, зурлап, районкүләм ярышлар итеп үткәрә. Елдан- ел катнашучы командалар саны арта, уен да камилләшә, уйнаучылар да остара, диләр. Шушы көннәрдә ике ай буе барган бу сезон ярышларының — «Авылча керлинг- 2024″нең җиңүчеләре ачыкланган. Ике дистәдән артык команда катнашкан әлеге ярышларның финалында алты команда очрашкан. Алар арасында район башкарма комитеты командасы да бар. Ә җиңүче булып Кече Лызи урта мәктәбе командасы таныла


Фикер өстәү