26 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара таможня көне

Бу көнне 1953 елда Бельгиянең Брюссель шәһәрендә Таможня хезмәттәшлеге советының беренче сессиясе була. 1994 елдан ул Бөтендөнья таможня оешмасы дип атала башлый. Халыкара таможня көнен беренче тапкыр 1983 елда билгеләп үтәләр. Бу оешмада дөньядагы 180 таможня хезмәте әгъза булып тора. Россия аның составына 1992 елда керә.

 

Вакыт бетте

1918 елда татар милли-либерал «Вакыт» газетасы чыгудан туктый. «Вакыт» газетасы Ырынбурда 1906-1918 елларда чыга.

Беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыга. Иң беренче баш мөхәрире Фатих Кәрими, ә төп нәширләре Шакир һәм Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) була. Башта ул атнага 2-3 тапкыр, ә соңрак, 1913 елның 1 гыйнварыннан көндәлек булып чыга.

«Вакыт» газетасы XX гасыр башы татар матбугатында күренекле урын биләгән һәм татар газеталары арасында иң алдынгыларының берсе була. 1917 елда газетада мөхәррир вазифасында Ярулла Вәли эшли башлый. Ә озакламый, 1918 елның 26 гыйнварында, 2309 саны чыкканнан соң, большевиклар карары белән газета ябыла.

 

Яңа календарь

106 ел элек (1918) Владимир Ленин «Россия республикасында Көнбатыш Европа календарен кертү турында»гы декретка кул куя.

Революциягә кадәр Россиядә исәп Юлиан календаре буенча алып барыла. Яңа декретта «Бу елның 31 гыйнварыннан соңгы көнне 1 февраль дип түгел, ә 14 февраль дип санарга» дип языла.

 

Беренче дәреслекләр

1929 елда Татарстан китап нәшрияты арифметика, алгебра hәм физика китапларын беренче тапкыр татар телендә бастыра. Ул вакытта әле яңалиф-латин графикасы кулланыла.

 

Яңа аэропорт

1954 елда Казан аэропорты сафка баса. 1979 елда аэровокзал hәм очу полосасы яңа урында төзелә. Совет районында урнашкан иске аэропортта җирле линияләр генә кала. Ә соңрак анда халыкара ипподром төзелә.

 

 

 


Фикер өстәү