Көнчелек — тормышны җайларга да, җимерергә дә мөмкин

Көнчелек – адәм баласының күңелендә оялый торган иң төп хисләрнең берсе. Бер яктан тормышны җайласа, икенче яктан җимерергә дә мөмкин ул. Алтын урталыкны ничек табарга? Хөсетлек әҗер-савапны киметәме?

«Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин белән шул хакта сөйләштек.

– Хөсетлек җанны ашаса, ни эшләргә?

– Җаныбызга, йөрәгебезгә дәва салучы – Аллаһы Тәгалә. Шуңа күрә хөсетлек җанны ашаса, Раббыбызга ялварып, дога кылып, дәваланырга кирәк. Икенчесе – зекер. Өченчесе – истигъфар, дүртенчесе – салават әйтү. Болар бар да кешенең күңеленә яхшы тәэсир итә. Пәйгамбәребез Аллаһы Тәгаләдән: «Яраббым, бир миңа шундый калебне, кайсы сиңа карата итагатьле булыр», – дип Аллаһы Тәгаләдән сораган. Әлеге начар уйны күңелдән ниндидер файдалы эш эшләп тә чыгарырга мөмкин. Тәһарәт алу, намаз уку да файдалы физик эш санала. Үзебезнең булган нигъмәтләр турында уйлап, фикерләп алу да файдалы булачак. Андый чакта картлар, ятимнәр йортына барып кайтсаң да, күп нәрсәгә карашың үзгәрәчәк. Күңелдә бу яман хис барлыкка килмәсен өчен, кеше башка берәүнең мал-мөлкәтен, матурлыгын күргән очракта «сөбханалла» дип әйтергә тиеш. Аллаһыны искә төшергән шушы мәлдә аның күңеленә шайтан вәсвәсәсе кермәячәк.

–  Көнчелек, хөсетлек кешенен гомер буе җыйган әҗер-савапларын юкка чыгарырга мөмкин, диләр. Бу шулаймы?

– Кеше Аллаһы Тәгаләгә ризасызлык белдерүе аркасында диннән дә чыгарылырга мөмкин. Мәсәлән: «Аллаһы Тәгалә фәләнгә генә бирә инде барын да», – дип әйтеп куярга мөмкин ул. Шул рәвешле кешедә Аллаһы Тәгаләнең гаделлегенә, камиллегенә карата яман хис, хәтта нәфрәт барлыкка килергә мөмкин.

Әгәр без яман сүзләр сөйләсәк, кешеләр турында начар уй-фикердә булсак, Аллаһы Тәгаләгә карата канәгатьсезлек белдерсәк, хаҗ, зәкят, сәдакаларыбыз сәбәпле алынган әҗер-савапларыбыз да юыла башлый. Шуңа күрә ислам дине тән чисталыгына гына түгел, җан чисталыгына да зур игътибар бирә.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Кыямәт көнендә муфлис (банкрот) булачак. Алар мал-мөлкәттән банкрот булмас, ә изге эшләреннән колак кагарлар. Чөнки алар кешегә зарар салырлар, яла ягарлар һәм изге эшләрен таратырлар», – дигән.

– Билгеле булганча, ак көнләшү белән кара көнләшүне аералар. Ак көнләшү хәерлерәк санала. Шулай да дин ягыннан караганда ул гөнаһ саналмыймы? Ак булса да, көнләшү бит, көнләшү булгач, Ходай биргәнгә риза булмау кебек була түгелме?

– Ак көнләшү – көнләшү генә түгел. Кешедә күргән изгелек тә кимемәсен, шул ук вакытта ул шушы изгелеккә катнашсын, хәтта күбрәк эшли алсын дигән уй барлыкка килсә, бу ак көнләшү түгел, хәерле теләк дип атала. Ак көнләшү безгә бу дөньяда ныграк эшләргә, күбрәк белем алырга, балаларыбызны тәрбияләргә, дин ягыннан үсәргә этәргеч бирә, киләчәккә дөрес максатлар куярга ярдәм итә. Шуңа күрә ак көнләшү гөнаһ саналмый.

– Әгәр кеше малын көнчелек, хөсетлек хисабына тапкан икән, ул хәләл буламы?

– Хөсетлек кешенең йөрәген яулап ала, аны, киресенчә, яхшы, файдалы эшләрдән туктата, аңын исертә. Көндәлек тормышта күршең алган әйберне алу, аңа кызыгып, ниндидер эш башкару киң таралган. Күпләр моны хөсетлек дип кабул итә. Әмма бу көнләшү түгел, бер-береңә карап, ниндидер яхшы эшкә омтылу. Әйтик, кеше үзенекен буясы урынга, күршесенең буялган коймасын ватса, менә бу очракта ул хөсетлек була. Шуңа күрә узышу белән хөсетлекне бутарга ярамый. Әгәр кеше үз малын хәләл юл белән таба икән, бу – хөсетлек түгел, ә кешеләр арасында узышу, тырышу, максатчанлык билгесе.


Фикер өстәү