Ярдәм кирәк! Камиләнең иң зур хыялы исә – атлап китү һәм биергә өйрәнү

Бөгелмәдә яшәүче Миләүшә Мөхәммәдиеваның кызы Камилә җитлекмичә, 7 ае тулыр-тулмас туа. Кызганычка каршы, баш миенә кан саву сәбәпле, сабыйның терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килә.

– Бәби тудыру йортыннан чыкканда берни сизмәдек. Тыныч булуын баланың характеры шундыйдыр дип уйладым. Әмма тиешле вакыт җиткәч башын тотмавы, борылмавы, утырмавы инде табибларга күренергә этәрде. Ә алар балама церебраль паралич диагнозын куйдылар, – ди Миләүшә. – Уянырмын да бу авырлыклар куркыныч төш кебек югалыр дигән уй белән шактый яшәдем.

Әмма күңелсезләнеп утырырга вакыт юк, көрәш дәвам итә. Илнең төрле почмакларындагы төрле тернәкләнү үзәкләрендә булганнар. Шөкер, кеше баләсенә битараф булмаучылар, ярдәм кулы сузучылар күп. Ә иң зур таянычлары исә – Миләүшәнең әнисе белән әтисе.

Кызлар көн дә юлда. Камилә Әлмәтнең бер мәктәбендә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга исәпләнгән махсус программа буенча 4 сыйныфта белем ала.

Камиләнең тагын бер уңышын әйтми мөмкин түгел – ул берьюлы 2 музыка мәктәбендә белем ала һәм уңышлары да бар. Миләүшә Бөгелмәнең балалар сәнгать мәктәбендәге фортепиано укытучысы Жанна Мальковскаяга бик рәхмәтле. Камиләнең иң зур хыялы исә – атлап китү һәм биергә өйрәнү. Һәм аның бу хыялы, дуслар, чынга ашарга мөмкин! Безнең ярдәм белән!

Март аена билгеләнгән операция – Камилә белән Миләүшәнең иң зур хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган соңгы шанс. Бу – Камиләнең инде 11 яшьтә булуы, ә операция ясау өчен яшь буенча чикләүләр барлыгы белән бәйле.

Якташлары, дуслары-танышлары, социаль челтәрләр аша гаиләнең хәлен ишеткән битараф булмаган кешеләр ярдәме белән инде 5 млнга якын акча җыелган. Клиника билгеләнгән бәяне каплау өчен тагын 1,5 млн сум акча кирәк.

Камиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Миләүшә Мөхәммәдиева исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 2202 2062 8935 6136, Тинькофф картасы номеры: 5536 9139 6163 7697.
Карталар Миләүшәнең +7 905-315-30-73 номерына беркетелгән.

 


Фикер өстәү