Роспотребнадзорда Covid-19 авырулары арткан Татарстан районнарын атадылар

Covid-19 коронавирусы белән авыручылар Татарстанның Апас, Буа һәм Питрәч районнарында арта. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Традицион республика киңәшмәсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Сентябрьдә районнарда авыруның берәр очрагы теркәлде, әмма Апас, Буа, Питрәч районнарында авыру йоктыру очраклары арткан», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе.

Шул ук вакытта коронавирусның күпчелек очраклары элеккечә Казанда теркәлә. Августта республика башкаласында инфекция йоктыручыларның гомуми саныннан 64 проценты туры килде, сентябрьдә — 57 процент, дип өстәде ул.

Тулаем алганда, төбәк буенча Covid-19 белән авыручылар бер атнада 0,3 процентка арткан. Август аенда 899 очрак, сентябрь аенда 721 очрак, теркәлгән. Татарстанда пандемия башыннан коронавирус йоктыруның барлыгы 7 311 очрагы ачыкланган.


Фикер өстәү