Татарстанда томан төшәчәк

Якшәмбе төнлә Татарстанда томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Томан куркыныч булырга мөмкин, шуңа күрә ерак юлга кузгалмаска кирәк.

Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә сәфәргә чыкмаска, юлда иминлек тизлеген сайларга, куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә.

Җәяүлеләргә юлларда игътибарлы булырга һәм хәрәкәт итүче транспорт алдыннан юл аша чыкмаска кирәк.

 


Фикер өстәү