Бүген һәм иртәгә машина йөртүчеләргә шәһәрдән чыкмаска киңәш итәләр

Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе машина йөртүчеләрдән бу көннәрдә, мөмкинлеккә карап, шәһәрдән чыкмауларын сорый. Синоптиклар фаразларына караганда, республикада 14 һәм 15 гыйнварда кар, буран, секундына 16 метрга кадәр тизлектә җил көтелә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак.

Дәүләт автомобиль инспекциясе белгечләре машина йөртүчеләрдән торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә. Автомобиль юлларында тизлекне арттырмаска, уйламыйча гына ниндидер маневрлар ясамаска, кисәк кенә тизлекне киметмәскә. Машинада иминлек каешларын эләктерергә, ә балаларны фәкать махсус утыргычларга гына утыртып йөрергә.

Бозлавык һәм буран җәяүлеләр өчен дә төрле хәтәрләр белән янарга мөмкин. Аларга да юлларда бик игътибарлы булырга, юл аша тиешсез урыннан чыкмаска, кием-салымда “яктырткыч” элементлар булдырырга кирәк.

Юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8-843-533-38-88 телефоны аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Фикер өстәү