Татарстанда 1 яшьлек малай һәм 4 яшьлек кыз өшегәннән соң прокуратура тикшерү башлап җибәрде

Алексеевск районы прокуратурасы  Кыркул авылында ике баланың өшүе буенча тикшерү үткәрә. Бу коточкыч хәл 13 гыйнварга каршы төндә булган.  Суыктан зыян күргән сабыйларның икесе дә хастаханәгә китерелгән, хәзер аларга медицина ярдәме күрсәтелә.

Прокуратура сабыйларның өшү сәбәпләрен ачыклый. Балигъ булмаганнарның күзәтүчесез калуларын һәм хокук бозуларын кисәтү системасы органнары да тиешле чаралар үткәрә. Гаиләнең профилактика учетында тормавы мәгълүм.

Прокуратура шулай ук җинаять эше кузгату турындагы мәсьәләне карый.


Фикер өстәү